16+

Казанда православие җәмәгатьчелеге форумы үткәрелә

Бүген Казанның «Корстон» комплексында Татарстан Республикасы православие җәмәгатьче­леге форумы үткәрелә. Ул Татарстанда Мәдәният елы уңаеннан уздырыла һәм православие мәдәниятен саклауга, үстерүгә багышлана.

Форумга әзерлек барышында, муниципаль бе­рәмлекләр рәисләре һәм республиканың шәһәр башлыклары православие дин әһелләре һәм җәмәгатьчелеге белән очрашулар үткәрде һәм урыннардагы дини оешмаларның хәзерге хәле, чишеләсе мәсьәләләре турында сөйләште. Соңгы елларда Татарстанда православие дине зур үсеш кичерә. Свияжск утравында урнашкан тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган биналарны реставрацияләү, яңа биналар төзү моңа ачык мисал булып тора. Хәзерге вакытта Свияжск утравында урнашкан дини-мәдәни объектларны төзекләндерүне финанслау 1 миллиард 238 миллион сум тәшкил итә.
Форумда исә 600ләп кеше катнашыр дип көтелә. Чарага, православие чиркәве әһелләреннән тыш, мөселман, католик һәм яһүд диннәре вәкилләре дә чакырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading