16+

«Бала тап, Казань!» чарасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген Казанның Горький паркы балалар тавышыннан гөрләп торды. Биредә булачак әниләр, балалы гаиләләр җыелган иде. Казанда икенче тапкыр "Бала тап, Казан" ("Рожай, Казань") бәйрәме узды.

Авырлы хатын-кызлар, яшь әниләр өчен әлеге гадәти булмаган үзенчәлекле чараны Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге оештыра. Былтыр бәйрәмдә катнашучылар ике мең тирәсе булса, быел өч меңгә җыелган. Әниләр өчен нинди генә уеннар, мастер-класслар оештырмадылар: мода күрсәтү; рәсем ясарга өйрәтү; төрле үләннәрдән, чәчәкләрдән такыя үрү... Болардан тыш әти-әниләрнең психолог, педиатрлардан бушлай киңәш алу мөмкинлеге дә бар иде.
Бу бәйрәм - күңел ачу чарасы гына түгел. Пенсия фонды белгечләреннән ана капиталын нинди максатларда файдаланып булуын ачыкладым, авырлы хатын-кызлар өчен махсуслашкан кибетләрнең кайларда урнашуы хакында белдем. Фйдалы ял булды бу, - ди чарада катнашучы Лилия Хәйруллина.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Сергей Шашуров 238меңенче ана капиталына ия булган Вильдановлар гаиләсенә тантаналы рәвештә сертификат тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading