16+

Казанда сабыйларга утыз бакча төзеләчәк

Яңа Савин районында кичә Әпсәләмов урамы, 9 нчы йорт адресы буенча «Казаночка» балалар бакчасы ачылды.

Казанда сабыйларга утыз бакча төзеләчәк

Яңа Савин районында кичә Әпсәләмов урамы, 9 нчы йорт адресы буенча «Казаночка» балалар бакчасы ачылды.

Бакча 120 балага исәпләнгән, төркемнең берсе татарча укытуга нигезләнелгән. Балалар бакчасы мөдире Римма Галиева таныштырганча, физик мөмкинлекләре чикле сабыйлар белән шөгыльләнү лекотека алымында үткәреләчәк. Коллектив эш тәҗрибәсе булган педагоглар һәм тәрбиячеләр белән тупланган.
Мэр Илсур Метшин, бинаны карап чыкканнан соң, бу шәһәрдәге иң матур бакчаларның берсе, дип бәяләде. Лекотека төркеменә китерелгән физик мөмкинлекләре чикле нәниләргә бүләкләр өләшергә дә онытмады шәһәр башлыгы.
- Уңайлы бина җиткезгәне өчен «Акташ» төзелеш фирмасы коллективына, тирә-юньне агачлар һәм чәчәкләр белән матурлаган «Горводзеленхоз» трестына рәхмәт! Рәхмәтнең иң олысы, әлбәттә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка! Президент ярдәмендә Казанда быел гына да балалар өчен 30 бакча төзеләчәк, - диде Илсур Метшин.
Нәниләрнең талантларын ачуда тәрбия эшенең яңа алымнарын табарсыз, дип мөрәҗәгать итте ул педагогларга. Мэр Илсур Метшин ата-аналарга да бурыч йөкләде:
- Балалар туа торсын. Без исә балалар бакчаларын, мәктәпләрне төзүне, ишегалларын төзекләндерүне дәвам итәрбез. Алар сәламәт булып үссеннәр, бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәсеннәр өчен барлык инфраструктураны яхшыртачакбыз, - диде.
Мэр бакчага спорт җиһазлары, ә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы алты ноутбук, ике коррекция комплекты сатып алу өчен сертификат тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading