16+

Казанда Студентлар конгрессы узачак

12-13 ноябрь көннәрендә Казанда ТР студентларының VII Конгрессы узачак.

Казанда Студентлар конгрессы узачак

12-13 ноябрь көннәрендә Казанда ТР студентларының VII Конгрессы узачак.

Татарстан җитәкчелеге һәм республика яшьләре, күзгә-күз очрашып, студентларның проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышырга җыена. Ике ел эчендә республика студентларының хәл итәсе проблемалары, сораулары шактый җыелгандыр. Форум кысаларында, яшьләр үзләрен борчыган күп кенә сорауларын Татарстан җитәкчелегенә бирә алачак. Студентлар форумын «ТР Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра, партнерлар - ТР Хөкүмәте һәм ТР вузлары Ректорлар советы.
Конгресс пленар утырыш белән ачылачак. Аның төп кунагы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булачак. Алга таба конгресс үз эшен 5 юнәлештә дәвам итәр дип көтелә. Шулай ук түгәрәк өстәлләр дә үткәрергә җыеналар, «ТР Студентлар лигасы» проектлары күргәзмәсе дә тәкъдим ителер дип көтелә. ТР Студентларының VII конгрессы нәтиҗәсе буларак резолюция кабул ителәчәк, дип хәбәр итә «ТР Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы «Татар-информ» агентлыгына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading