16+

Казанда «убер» таксилар артты: бәяләре дә күңелгә якын – километры 4-8 сум

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШның Сан-Франциско шәһәрендә Uber компаниясе хуҗалары белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләшеп кайткач, Казанда "убыр" таксилар тагын да җанланды.

Казанда «убер» таксилар артты: бәяләре дә күңелгә якын – километры 4-8 сум

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШның Сан-Франциско шәһәрендә Uber компаниясе хуҗалары белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләшеп кайткач, Казанда "убыр" таксилар тагын да җанланды.

Калифорния штатында Убер (Uber) компаниясен 2009 елда Гаррет Кэмп белән Трэвис Каланик оештырган. Компания эшчәнлегенең асылы смартфонга урнаштырылган Uber кушымтасы ярдәмендә автомобиль-такси чакыртудан гыйбарәт. Бу сервис инде Россиянең дә Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж, Екатеринбург, Краснодар, Пермь, Уфа, Чиләбе, Түбән Новгород, Красноярск, Новосибирск, Сочи, Ростов-на-Дону һәм Казан шәһәрләрендә гамәлдә.

- Хәзер инде без дөньяның 80 илендә 500 шәһәрне колачлыйбыз,- диде Убер компаниясенең сәясәт һәм коммуникация мәсьәләләре буенча директоры Кристофер Бургхардт "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Республика премьер-министры урынбасары-элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов әйткәнчә, электрон технологияләрне үстерүдә Убер компаниясе тәҗрибәсе кулланылачак.
- Убер компаниясе халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне автоһәвәскәрләргә һәм юридик затларга нигезләнеп оештыра, - диде Роман Шәйхетдинов.

Әгәр кем дә булса үзенең шәхси транспортында такси хезмәте күрсәтергә теләсә, ул моны социаль челтәрдә Uber компаниясендә теркәлү узып гамәлгә ашыра ала. Россия гражданлыгы, хөкем ителмәгәнлек, транспорт чарасын өч ел идарә итү стажы, автомобильнең 2012 елдан да иске булмавы зарур. Убер-такси хезмәтеннән файдалану өчен смартфонга шушы исемдәге кушымта урнаштырырга кирәк. Боларны башкару аңлатмалары Интернетта Убер Казан сайтында бирелгән. Убер-такси хезмәтендә исәп-хисап ясау электрон тәртиптә оештырылган. Түләү банк картасыннан алына.

Казанда Убер-таксида баруның бер километры 4-8 сум. Тариф тәүлекнең кайсы вакыты булуына карап үзгәрә. Билгеләнелгән бәяләр дә бар. Мәсәлән, Казаннан аэропортка - 450 сум, Яшел Үзәнгә, Питрәчкә - 600 сум, Юдино бистәсенә - 350 сум, Чаллы, Әлмәт, Түбән Камага 3000 сум.

Фото: mob-promo.ru

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading