16+

Казандагы киосклар тарихта гына калачак

Казанның Яңа Савин районында Адоратский белән Лаврентьев урамнары чатындагы базар комплексы төзелеше тәмамланганнан соң андагы сәүдә вагоннары һәм чатырлары бетереләчәк.

Казандагы киосклар тарихта гына калачак

Казанның Яңа Савин районында Адоратский белән Лаврентьев урамнары чатындагы базар комплексы төзелеше тәмамланганнан соң андагы сәүдә вагоннары һәм чатырлары бетереләчәк.

- Казанда стационар, ягъни капиталь корылма булмаган киосклар өчен 883 урын билгеләнде. Алар азык-төлек, җимеш сулары, автомобиль кирәк-яраклары, нәшрият продукциясе сату, аяк киеме төзәтү кебек юнәлешләрдә эшчәнлек алып барачак. Кулланучылар базары комитеты 539 урынга аукцион-сатуны апрель аенда үткәрергә планлаштыра, - дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов мэрия­дә узган киңәшмәдә.

Аренда биш елга бирелә. Түләү җир кишәрлегенең кадастр бәясенә карап үзгәрә. Казанның тарихи үзәгендә урнашачак ­киоск­ урыннары, әлбәттә инде, кыйбатрак булачак. Иван Кузнецов сөйләгәнчә, 2015 елның мартына кадәр дә аренда килешүләре гамәлдә булган эшкуарлар 344 урынга ташламалы рәвештә мө­рәҗәгать итә ала.

- Россия Федерациясе Җир кодексына кертелгән төзәтмә­ләр нигезендә, 2015 елның 1 мартыннан дәүләт һәм муниципаль милекне арендалаучыларга яңа срокка аренда килешүе төзегәндә, ташламалар бетерелгән иде. Мэр Илсур Метшин башлангычында, аукцион-сатуда катнашмыйча да, арендалау мөмкинлеге бирә торган документ проекты әзерләнде. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты документны раслап карар кабул итте. Өстенлектән 2015 елның 1 мартына аренда килешүләре гамәлдә булган эшкуарлар файдалана. Аларның сәүдә киосклары таләпләргә җавап бирергә һәм аренда өчен түләү бурычлары булмаска тиеш, - диде Иван Кузнецов.
Казан мэры Илсур Метшин, киоскларга кагылышлы фикерләре белән уртаклашканда, Түбән Кама шәһәрен җитәкләгән чакларын ук искә төшерде.

- Түбән Каманы төзек сыйфатта күрәсе килә бит. Архитекторлар, рәссамнар киосклар проектлары тәкъдим итте. Рәсемдә барысы да бик матур, ә чынбарлыктагы киосклар нигәдер төссез, - диде Илсур Метшин. - Казанда заманында киосклар саны 3 меңгә якынлашты. Шәһәр мондый «ботка» эчендә үсә алмый иде. Урам сәүдәсендә тәртип салуны сорап, казанлылардан да мөрәҗәгатьләр керде. Казанда әле хәзер дә төрле урыннарга урнаштырылган 800 киоскны аласы бар. Башкалада футбол буенча Конфедерация кубогы, Дөнья чемпионаты узачак. Халыкара спорт чараларына теләсә кая урнашкан киоск­лар белән килә алмыйбыз.

Башкала мэры киоскларның нәкъ проекттагы кебек булырга тиешлеген катгый кисәтте.
- Проекттагы төсләргә кадәр саклансын. Соңыннан андый буяу юк, дигән акланулар булмасын, - диде Илсур Метшин. - Казанның югары дәрәҗәсенә лаек булырлык, башкала районнары һәм урамнары архитектурасына ярак­лашырлык киосклар ясалсын.

Шәһәр башкарма комитеты стационар булмаган сәүдә киосклары проектларының берничә вариантын раслаган. Күңелеңә ошаган киоскка заказ гына бирәсе кала. Әгәр эшкуар: «Үзем гаҗәеп матур киоск ясыйм», - дип әйтә икән, аңа мондый хокук бирелә. Ләкин эшкуар үзенең иҗат проектын шәһәрнең баш архитекторы белән килештерер­гә тиеш.

«Шәһри Казан» газетасында инде хәбәр иткәнебезчә, киләсе җәйдә Казанның 30 паркына һәм скверына да 127 вакытлы сәүдә ноктасы урнаштырыла. Әлеге киоскларда, чатырларда һәм арбаларда пешкән ризыклар, туңдырмалар, сувенирлар сатылачак, фото хезмәте күрсәтеләчәк. Сәүдә урыннары, аукционнар турындагы мәгълүматлар белән Казан муниципаль берәмлеге рәсми сайтының (kzn.ru) Кулланучылар базары комитеты битендә танышып барырга мөмкин.

Казанда әле хәзер дә төрле урыннарга урнаштырылган 800 киоскны аласы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading