16+

Казанга Германиядән гаилә мөнәсәбәте белгечләре килде

Казанга Германиядән дөньякүләм танылган психоаналитиклар Берт Хеллингер һәм аның хатыны Софи Хеллингер килде. Алар "Гаилә корылышы" темасына семинарлар үткәрәчәкләр. Россиядә күп еллар эшләдем, мине һәрвакыт бик җылы кабул иттеләр,-диде Берт әфәнде. Софи ханым бездә әле тәүге мәртәбә. "Казан искиткеч матур. Россиядә мин дөньяның бер җирендә дә булмаганча җылы мөнәсәбәт күрдем",...

Казанга Германиядән гаилә мөнәсәбәте белгечләре килде

Казанга Германиядән дөньякүләм танылган психоаналитиклар Берт Хеллингер һәм аның хатыны Софи Хеллингер килде. Алар "Гаилә корылышы" темасына семинарлар үткәрәчәкләр. Россиядә күп еллар эшләдем, мине һәрвакыт бик җылы кабул иттеләр,-диде Берт әфәнде. Софи ханым бездә әле тәүге мәртәбә. "Казан искиткеч матур. Россиядә мин дөньяның бер җирендә дә булмаганча җылы мөнәсәбәт күрдем",...

Казанга Германиядән дөньякүләм танылган психоаналитиклар Берт Хеллингер һәм аның хатыны Софи Хеллингер килде. Алар "Гаилә корылышы" темасына семинарлар үткәрәчәкләр.
Россиядә күп еллар эшләдем, мине һәрвакыт бик җылы кабул иттеләр,-диде Берт әфәнде. Софи ханым бездә әле тәүге мәртәбә. "Казан искиткеч матур. Россиядә мин дөньяның бер җирендә дә булмаганча җылы мөнәсәбәт күрдем", - дип, тәэсирләре белән уртаклашты ул.
Хелленгерлар төрле илләрдә гаилә, ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәте, бала тәрбияләү турында лекцияләр укып йөриләр. "Татар-информ" агентлыгында журналистлар белән очрашуда Берт: "Гаиләдә ата дәрәҗәсе түбән төште. Ирләр гаиләдән китә, гаиләдә ата булмауны иң беренче чиратта балалар авыр кичерә", - диде.
Софи хатын-кызларның рухи яктан ир-атлардан көчлерәк булуына инануын белдерде. Тагын шуны да өстәп әйтте:
-Россия хатын-кызлары күпкә матурраклар, алар матур киенәләр. Россия хатын-кызлары барьяктан көчлерәк.
Озын һәм актив гомер кичерүне Берт - хезмәттә, ә Софи елмаюда күрә.
-Миңа 89 яшь, әмма эштән туктаганым юк,- ди Берт.
-Кешеләргә ачык йөзле булырга, гаиләдә үзара аңлашып яшәргә кирәк. Гаиләдә ана зур роль уйный, аналарны яратырга кирәк. Хатыныңның әнисен дә ярату зарур, чөнки ул хатыныңның әнисе. Авыр хис-тойгылар эчендә яшәмәскә кирәк. Кич белән көнегезгә йомгак ясаганда, мин бүген елмайдыммы, дигән сорау куегыз үз-үзегезгә, - дип, иренең фикерен тулыландырды Софи.
Европадан булсалар да, Хелленгерларның гаиләдә бала тәрбияләү мәсьәләсендә карашлары россиялеләрнекеннән аерылый, дисәң дә ярый. "Тәртипсезләнсәм яки кушкан эшен үтәмәсәм, әтинең миңа да суккалап алган чаклары була иде," дип сагынып, хәтергә төшерде Берт бабай. Аңа "бабай" дип әйтмәссең, активлыгына күз тимәсен!
Софи белән Берт Хелленгерлар "Коростон"да 6-8 мартларда түләүле семинар үткәрә. Инвалид балаларның ата-аналары өчен шул ук адреста булачак семинар - бушлай. Семинар һәр көн 10.30 сәгатьтә башланып, 18.30 сәгатькә кадәр бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading