16+

Казанга турист поездлары йөри башлый

Беренче туристлар поезды Казанга Екатеринбургтан 8 май көнне киләчәк. Әлеге программаны туристлар санын үстерү максатыннан "РЖД Тур" туроператоры һәм Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты тормышка ашыра. Май аенда шундый поездларны Екатеринбургтан кала, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Түбән Новгородтан һәм Самарадан җибәрәчәкләр. Һәрбер маршрутта 200-500 кеше булыр дип көтелә. Шәһәр кунакларына ике маршрут...

Беренче туристлар поезды Казанга Екатеринбургтан 8 май көнне киләчәк. Әлеге программаны туристлар санын үстерү максатыннан "РЖД Тур" туроператоры һәм Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты тормышка ашыра. Май аенда шундый поездларны Екатеринбургтан кала, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Түбән Новгородтан һәм Самарадан җибәрәчәкләр. Һәрбер маршрутта 200-500 кеше булыр дип көтелә.

Шәһәр кунакларына ике маршрут тәкъдим ителәчәк. Беренче программа - Раифа монастыренә автобус экскурсиясе. Монда София чиркәвен, Троицк соборын карау, шулай ук монастырь тирәсендә күл буенда йөрү, аннан соң бөтен диннәр храмын карау керә. Экскурсия тәмамлангач, кунакларны вокзалга озатачаклар.

Икенче программа өч көнгә каралган. Кунакларга Казан буенча автобус экскурсиясе тәкъдим ителәчәк. Аңа Кремль урамын, Иске Татар бистәсен, Меңъеллык паркын, Петербург урамын, "Туган авылым" комплексын карау кергән. Туристлар Әҗем мәчете һәм берничә соборны да караячаклар. Шулай ук Казан Кремленә җәяүле экскурсия дә булачак. Бауман урамы белән таныштыра торган "Казан арбаты" дип аталган җәяүле экскурсия дә тәкъдим ителәчәк. Экскурсияләр тәмамлангач, кунаклар татар халык ашларыннан авыз итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading