16+

Казанның канализация сулары Киров районына агачак

Казанның канализация сулары Киров районына агачак

Казанның Несмелов урамында "Заречная" канализация-насос станциясе төзелә. Башкала мэры Илсур Метшин "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә ышандырганча, яңа корылма төзелеше казанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифларына йогынты ясамаячак.

- Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Яңа Савин районнарына һәм Совет районының бер өлешенә хезмәт күрсәтүче "Верхняя" канализация-насос станциясе инде 1973 елдан ук файдаланыла. Әлеге корылма 100 процентка тузды. Канализация һәм яңгыр суларын биологик чистарту корылмасына кудыру куәте бетеп бару сәбәпле, станциянең үзен су баса башлады, - дип, мәсьәләнең мөһимлеген искәрте "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров.
"Заречная" станциясе хәлне уңай якка үзгәртәчәк. Биредә канализация һәм яңгыр суларын кабул итүче җиде чокыр-камераның бишесе сафка бастырылган инде. Бу камераларның тирәнлеге - 9, ә диаметры 11 метрга кадәр.

- Быелгы яңгырлы җәй проектка "үзгәреш" кертте, - диде Андрей Егоров. - "Заречная" станциясендә су биеклеген киметү өчен башта ике генә кое-скважина казылган иде. Чокыр-камераларга ярдәмчеләр сыйфатында 12 скважина эшләячәк.

Киров районы халкына борчылырга кирәкми. "Заречная" станциясе канализация суларын чистарту корылмасы түгел, ә канализация һәм яңгыр суларын чистарту корылмасына кудыручы пункт. Казан Кремле ярында да алты метр тирәнлектәге чокыр-камералы насос төзелә. Күзәтү мәйданчыгы рәвешендәге корылманың кечкенә насос станциясе икәнлегенең без сизмәячәкбез дә.

- Казан буенча алты зур канализация-насос станциясе эшли, ә кечерәкләре туксанга якын. Канализация суларын чистарту корылмаларын капкач-конструкция белән томалау эшләре башланачак. Бу эшләрне 2018 елның маена тулысынча башкарып чыгу ниятләнелә, - диде Андрей Егоров.

Отары бистәсендә яшәүчеләргә дә сөенечле хәбәр җиткерик. Бистә артындагы кырдагы канализация суларын чистартудан калган ләмне (ил) эшәртү цехы ачыла. Эшкәртелгән ләм ашлама-туфрак сыйфатында бакчаларга сибеләчәк һәм автомобиль юллары дамбалары читләренә түшәләчәк.
"Заречная" канализция-насос станциясенең беренче чиратын сынау тәртибендә быелның дүртенче кварталында эшләтеп җибәрү планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading