16+

Кәбисә ел куркыта

Соңгы елларда гашыйклар туй көннәрен «матур» санлы көннәргә билгеләр өчен атлыгып тора башлаганнар иде инде. ЗАГСта туй балдаклары кию көне атна уртасына - эш көненә туры килүенә дә, киләсе кунакларның җайлары туры килү-килмәвенә дә исләре китмәде яшьләрнең. Ә менә быел дүрт елга бер генә туры килә торган 29 февральгә бары...

Соңгы елларда гашыйклар туй көннәрен «матур» санлы көннәргә билгеләр өчен атлыгып тора башлаганнар иде инде. ЗАГСта туй балдаклары кию көне атна уртасына - эш көненә туры килүенә дә, киләсе кунакларның җайлары туры килү-килмәвенә дә исләре китмәде яшьләрнең. Ә менә быел дүрт елга бер генә туры килә торган 29 февральгә бары тик 3 кенә гариза кабул ителгән. Алары да бер ел алдан биреп куелган булган инде. Кәбисә елга кагылышлы ырым-шырымнар, андый нәрсәләргә гомумән ышанмый торган кешеләрнең дә күңеленә шик корты кертми калмый, ахры. Туган-тумача, дус-иш алдында да җавап тотасы бар бит әле.
Бер үк төрле 12.12.12 саннары туры килгән көндә дә артык күп туйлар көтелми. Бу көнгә шулай ук бары тик 3 гариза гына алынган әлегә. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, узган елның декабрендә 12.12.12гә 42 пар алдан урын алып калган булган. Әмма күп тә узмаган, яшьләр туй көннәрен берәм-берәм күчерергә тотынганнар. Кагыйдә буларак, җәй көннәренә. Көткәндә бер көн дә ел булып тоела диюләре хактыр, күрәсең. Туй көннәрен якын атналарга күчерүләрен үтенүчеләр дә күп. 12 декабрьне көтеп, тагын бер яз, бер җәй, бер көзне ничек үткәрмәк кирәк?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading