16+

Көчеңне сынап кара

СССРда 1939 елдан башлап 11 август Физкультурачы көне буларак билгеләп үтелгән. Ул массакүләм бәйрәм төсе ала торган булган.

Көчеңне сынап кара

СССРда 1939 елдан башлап 11 август Физкультурачы көне буларак билгеләп үтелгән. Ул массакүләм бәйрәм төсе ала торган булган.

Шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев әйткәнчә, Физкультурачы көне Казанда кабат яңарыш кичерә. 11 август бөтен Россиядә билгеләп үтелер. Бу көнне урам баскетболы буенча «Оранжевый мяч-2012» ярышлары оештырылачак. Казанда ул «Ак Барс» көрәш сарае янында була. Шул ук көнне «Ривьера» комплексы комлыгында комдагы футбол һәм волейбол бәйгесе оештырыла. «Олимп» спорт комплексында балалар һәм үсмерләр футбол командирларының Казан кубогына финал ярышлары узачак. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр район хакимияте башлыгы призына футбол бәйгесендә катнаша алачак. Киров һәм Мәскәү районнарында СССРның спорт остасы Д.Шәймарданов кубогына йөгерештә көч сынашырга мөмкин. Мэр Илсур Метшин: «Физкультурачы көнендә халыкның массакүләм катнашуына ирешергә кирәк», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading