16+

Ир-ат һөнәрен сайлаган көчле көчсезләр кемнәр алар?

Хатын-кызны көчсез зат, дибез. Әмма әлеге сүзләр бүгенге геройларыбызга бөтенләй дә диярлек кагылмый. Гаиләләрендә, ирләре янында бәлки шулайдыр да, әмма эштә түгел. Монда алар ир-атлар белән бер дәрәҗәдә, чөнки тормыш юлларында сайлаган һөнәрләре - чып-чын көчле затларныкы. Бәйрәм уңаеннан без сезне дә Татарстанның әнә шундый иң тырыш, көчле ханымнары белән...

Ир-ат һөнәрен сайлаган көчле көчсезләр кемнәр алар?

Хатын-кызны көчсез зат, дибез. Әмма әлеге сүзләр бүгенге геройларыбызга бөтенләй дә диярлек кагылмый. Гаиләләрендә, ирләре янында бәлки шулайдыр да, әмма эштә түгел. Монда алар ир-атлар белән бер дәрәҗәдә, чөнки тормыш юлларында сайлаган һөнәрләре - чып-чын көчле затларныкы. Бәйрәм уңаеннан без сезне дә Татарстанның әнә шундый иң тырыш, көчле ханымнары белән...

Урманчы
Татарстанның бердәнбер хатын-кыз участок урманчысы Наилә Сафиуллина Нурлат районының Мамык урман хуҗалыгын 2008 елдан бирле җитәкли. Бу өлкәдәге гомуми эш тәҗрибәсе исә 34 елга тулган. Маяк итеп алган һөнәренең ир-ат эше булуы гына туктатып калмаган бу көчле ханымны, сайлаган юлында зурдан-зур уңышларга да ирешкән. Агачларны үзенчәлекле утырту алымын куллану нәтиҗәсендә, хуҗалыкның урман культуралары 745 гектарга арткан. Туфрак авыруыннан саклау, авыл хуҗалыгы кырларының уңдырышлылыгын арттыру максатыннан, кар саклау өчен урман полосалары барлык­ка китерелгән һәм иң алдынгы ысуллар кулланып, ерымнарга агачлар утыртылган. Наилә ханым эшләгән дәвердә Нурлат районы урман фондында 7116 гектар мәйданда урман культуралары һәм 240 гектарда саклау үсентеләре барлыкка килгән. Хәзерге вакытта урманның гомуми мәйданы - 17 мең гектар.

- Урман - минем икенче йортым, чөнки аның белән бөтен тормышым бәйләнгән. Мин Бутаих урман бистәсендә туып-­үстем. Табигатьнең әлеге бай бүләген саклау өчен сайланган һөнәремдә әнә шуның да зур тәэсире бар. Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан бирле шушы өлкәдә эшлим. Эш тәҗрибәм 30 елдан артып китте инде. Минем күзәтчелегем астында урмандагы агачларны корткычлардан һәм законсыз рәвештә кисүчеләрдән саклауга зур игътибар бирелә. Урманда янгыннар килеп чыкмасын өчен дә зур тырышлык куябыз. Моның өчен язын төрле чаралар күрәбез. Янгын куркынычы булган вакытларда аеруча авырга туры килә. Аллага шөкер, соңгы ун елда урманнарыбызда бер тапкыр да янгын чыкмады, - дип горурлана урманчы ханым.

Аңа тимер бил бөгә
Әгерҗе районының Тирсә авылында яшәүче Любовь Сәлимова менә инде 20 ел токарь булып эшли. төзекләндерелә торган техника өчен детальләр әзерли ул. Моңа кадәр складта җыештыручы булып эшләгән ханымның тормышы техникага булган мәхәббәте аркасында бөтенләй башка якка борылыш алган.

- Токарь һөнәренә мине өлкән ярдәмчеләрем һәм остазларым өйрәтте. Әле бүген дә үз кулларым белән эшләгән беренче гайканы хәтерлим. Ул яхшы гына килеп чыккан иде, шуннан соң китте инде чөй, вал, төрле күчәрләр. Эшемне бик яратам. Теләсә нинди машина-тракторны, КАМАЗны, чәчкечне ремонтлап куя алам. Мине аеруча шоферлар ярата инде (көлә. - Авт.). Берсенә - шайба, икенчесенә болт яки гайка ясарга кирәк... Безнең эштә иң мөһиме - сабырлык һәм игътибарлылык. Бераз гына ялгышлык китсә дә, деталь эшкә яраксыз була. ­Профессиям буенча мин - аш-су остасы. Шуңа күрә эшемне гел кулинарлык белән чагыштырам. Алар кухняда иҗат итсә, без - кырда. Аерма шунда - аш-су бүлмәсендә фантазиягә зур урын бирелсә, монда бик зур төгәллек кирәк, - ди яңа танышым.

Любовь ханым турында, теләсә нинди токарь ир-ат аның осталыгы алдында баш ия, диләр. Шуңа күрә хатын-кыз өчен гадәти булмаган һөнәр сайлаган апаны һәр җирдә дә хөрмәт итәләр.

Йөк ташучы Вероника
Социаль белем бирү академия­се студенты Вероника Пичугина исә урып-җыю чорында әтисенең төп ярдәмчесе - ул «ЗИЛ» автомобилендә ашлык ташый. Шуңа күрә 21 яшьлек Казан студентының җәйге яллары туган ягында - Югары Ослан районы Макулово авылында уза. Вероника - булачак икътисадчы.

- Мин мәктәпкә укырга кергән елдан башлап апаларым белән бергәләп әтигә булыша идем. Кырда ашлык араладым. Ә кулыма таныклык алу белән үк йөк машинасына утырдым. Әтием Валерий - комбайн йөртүчесе. Ул бик максатчан кеше, бөтенесенә дә үз тырышлыгы белән иреште, шәхси предприятиесе бар. Җәй көне без барыбыз да гаиләбез белән кырда. Апаларым Казанда яшәсәләр дә, эшнең иң кызган чорында алар да авылга кайтып, әтигә булыша. Әниебез ашарга пешерә. Ирем дә шушында ук хезмәт куя. Миңа үз эшем ошый. Зур шәһәр минем өчен түгел, күңелем авылга тартыла. Дөрес, быел җәй эшләп булмас инде. Шушы көннәрдә генә әни булдым, - диде Вероника.

«Комбайнчы Венера
«Чулман»-«Органик Групп» җәмгыятендә эшләүче (Минзәлә районы Югары Тәкермән авылы) Венера Бикмөхәммәтова да сер бирә торганнардан түгел. Ул - «Дон-1500» комбайнында эшләүче комбайнчылар арасында лидерлыкка чыккан ханым. Венера көзге урып-җыю чорында кырда тир түксә, башка вакытларда машина-трактор паркы хуҗалыгында бензин салып торучы булып эшли.

Комбайн кадәр комбайн руле артына утырганчы, башта иренә ярдәм иткән. Трактор-машина йөртүче кенәгәсен исә 2007 елда алган.

- Комбайн йөртергә сәләтле икәнлегемне һәм аның нечкәлекләрен ир-атларга караганда да яхшырак белүемне исбатлар өчен шактый тырышырга туры килде әле миңа. 2010 елда кырдагы эшләр төгәлләнеп, бер атна үткәч, кызымны алып кайттым. Урып-җыюның соңгы көненә кадәр эшләдем. Эш җиңел түгел, әлбәттә, пычрак, тузанлы, әмма иң борчыганы - балаларымны сирәк күрәм, аларга бик аз вакыт кала, - ди дүрт кыз әнисе Венера.

«Гадәттән тыш эш эшләмим»
Комбайнчы туташ Миләүшә Мостафинаны Тукай районында гына түгел, бөтен республикада беләләр. Чөнки ул - яшь комбайнчылар арасында үткәрелгән «Кешене хезмәт данлый» республика конкурсында җиңү яулаган кыз. Бу уңышыннан соң аны имтиханнарсыз гына Казан аграр университетына укырга алганнар. Аңа кадәр ул программистлыкка укып чык­кан булган. Миләүшә комбайнчы һөнәрен очраклы рәвештә генә сайламаган. Әтиләре Марат Мостафин да хуҗалыкта эшли. Башта 14 яшьлек кыз аңа ярдәмче булып йөргән, 19 яшендә үзе дә штурвал артына утырган. Бишмунча авылында яшәүче гаиләнең өч баласы да - әти-­әниләренең ныклы ярдәмчеләре. Миләүшәнең сеңлесе Зәлидә дә апасына ярдәм итә, киләчәктә үзе дә комбайнда эшләргә уйлый.

- Мин 3нче сыйныфтан ук әтигә булышып килдем. Башта трактор, аннан соң комбайн ярдәмчесе булдым. Эшемне яратып башкарам. Әмма мин үземне ниндидер гадәттән тыш эш башкарам дип санамыйм. Кырда эшләү рәхәтлек бирә, - ди ул.

Бригадир Надежда
Нурлат районының Богдан авылында яшәүче 60 яшь­лек Надежда Федотова машина ремонтлау остаханәсен җитәкли. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, тракторчы булырга укыган. Аннан соң да озак еллар шул сайлаган һөнәренә тугры калып, колхозда хезмәт иткән. Тракторчы, бригадир булып эшләгән апаның авыл хуҗалыгындагы эш стажы 41 елга тула.

- Эшкә иртә таңнан киләм, өйгә кич кайтам. Хезмәтемне яратам, авырлыгына да күнеккәнмен инде, сизелми дә. Хәзерге вакытта да эшебез тыгыз - язгы кыр эшләренә әзерләнәбез. Машиналарны төзекләндерәбез, - диде Надежда Евгеньевна.

Тракторчы Галия
Биектау районының Чыпчык авылында яшәүче 69 яшьлек Галия Камалова да - уникаль шәхес. Озак еллар ул йөк машинасын да, тракторын да йөрткән, «Ашыгыч ярдәм» машинасы руле артына да утырган.

- 1993 елда Таҗикстаннан кайттым да 2000 елга кадәр «Бөреле» совхозында йөк машинасын йөрттем. Аннан соң ­Чыпчы­к­ка кайтып, МТЗ һәм Т16 тракторларына утырдым. 2013 елда куллар авырта башлагач, туктап, дәваланып алырга туры килде. Бераздан күңел түзмәде, барыбер эшкә чыгып, «Ашыгыч ярдәм» машинасын йөрттем. Бүген дә кул кушырып өйдә утырганым юк - оператор булып эшлим. Эшләремнең берсен дә авыр булды дип әйтә алмыйм. Дөрес, тракторым гына искерәк иде. Шуның белән бераз җәфаланырга туры килде эшләгән елларда. Анысын да үзем төзекләндерә идем. Ир-атлар да ярдәм итте. Аларның һәрберсе дә миңа хөрмәт белән карадылар, - ди Галия апа.

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading