16+

Кем син? Әйдә, сау бул!

Хастаханәгә барырга кирәк булса, тиктомалдан күңелгә курку төшә, тынычлыгымны югалтам. Юк, укол-мазардан, кан алудан шүрләмим үзе. Анда ничек каршы алачакларын алдан ук чамалап, борчыла башлыйм. Мөмкин булса, хастаханәгә ике аягымның берсен дә атламас идем. Иманым камил, миңа бик күпләр кушылыр. Кем үзе теләп табиб янына бара инде?! Тик, бер җирең...

Кем син? Әйдә, сау бул!

Хастаханәгә барырга кирәк булса, тиктомалдан күңелгә курку төшә, тынычлыгымны югалтам. Юк, укол-мазардан, кан алудан шүрләмим үзе. Анда ничек каршы алачакларын алдан ук чамалап, борчыла башлыйм. Мөмкин булса, хастаханәгә ике аягымның берсен дә атламас идем. Иманым камил, миңа бик күпләр кушылыр. Кем үзе теләп табиб янына бара инде?! Тик, бер җирең...

Хастаханәгә барырга кирәк булса, тиктомалдан күңелгә курку төшә, тынычлыгымны югалтам. Юк, укол-мазардан, кан алудан шүрләмим үзе. Анда ничек каршы алачакларын алдан ук чамалап, борчыла башлыйм.
Мөмкин булса, хастаханәгә ике аягымның берсен дә атламас идем. Иманым камил, миңа бик күпләр кушылыр. Кем үзе теләп табиб янына бара инде?! Тик, бер җирең авыртмаса да, барып чыгарга туры килә шул «бүлнис» якларына.
Хәзер халыкны медосмотр дип җәфалыйлар бит. Укырга, эшкә кергәндә, тулай торакка урнашканда - тагын әллә кайларда медицина тикшеренүе узу сорала. Телисеңме, теләмисеңме, ак халатлы «фәрештәләр» янына бармый булмый. Ел дәвамында тынычлап торганнан соң, күңелне ниндидер «корт» бимазалый башлады: медосмотр үтү вакытым җиткән икән бит. Шунсыз тулай торакка кертмиләр. Флюорография үтеп, кан тапшырып, участок терапевтыннан уч төбе кадәр кәгазь кисәге генә аласы булса да, хастаханә юлын өч көн алдан таптый башладым. Дөрес эшләгәнмен: йә табибы көттереп кенә килде, йә, чиратта озаграк торып, кабул итү вакыты узып китте - теге өч көн таман гына булды. Тикшеренү узарга дип исәпләп алган соңгы көндә, ниһаять, терапевт ишеге төбенә килдем. Шакыдым... Ишектән дә кердем, исәнләшеп, табиб янына да уздым, анализларны өстәленә җәеп салып, гозеремне дә җиткердем... Участок терапевты кәгазьләремә күз дә салып тормады, кан һәм бәвел анализлары нәтиҗәсен сорады. «Бәтәч, - мин әйтәм, - алары да кирәкмени? Моңарчы шушыларын гына сорый идегез бит. Тулай торакта да, шушылары гына кирәк, диделәр». Ирен читенә астыртын елмаю элеп куйган ак халатлы ханым каш астыннан гына сөзеп карады да: «Моңарчы дип әйтергә синең монда булганың да юк бит әле. Йөзең таныш түгел, мин сине хәтерләмим», - дип әйтеп куйды. Өченче ел рәттән медосмотр узуымны аңлатып тору файдасыз булды - йөзеңне хәтерләмим һәм вәссәлам! Ачуым чыкса да, елмаймый түзә алмадым. Йөзләгән, меңләгән кешене кабул итүче участок табибының елына бер килеп, кәгазьгә пичәт бастырып китүче Фәнзиләне хәтерләмәве кәефне төшерде, кәнишне. Күңелгә үзеннән-үзе яшьләр арасында популяр булган җырның сүзләре килде: «Кем син? Әйдә, сау бул!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading