16+

Кем залим дә кем галим?

Бүген бөтен дөньяның матбугат чаралары Бөекбритания принцы Чарльзның Россия Президенты турында әйткән сүзләре хакында шаулаша. Янәсе, ул Канада музеенда экскурсия үткәрүче Мэриэнн Фергюсон белән күзгә-күз әңгәмәсе вакытында Путинны Гитлер белән чагыштырган. Россия белән Украина мөнәсәбәтләре турында сүз чыккач, принц: «Мин Путин хәзер элек Гитлер эшләгән кайбер адымнарны ясый дип саныйм»,...

Бу сүзләр чит илләрнең Украинадагы чын вакыйгалардан хәбәрдар булмавын тагын бер кат дәлилли. Тарихтан билгеле булганча, Гитлер бер дә үз дәүләтләре хыянәт иткән өлкәләргә ярдәм кулы сузучы булмаган бит. Ә менә Киев хакимиятенең рөхсәте белән Украинада тәртипсезлекләр кылып йөрүче «Уң сектор» радикалларын дөрестән дә фашизм таратуны дәвам иттерүчеләр рәтенә кертергә була. Европа белән Америка журналистлары исә, киресенчә, Путинны башка илләрне басып алучы залим итеп күрсәтә. Март аенда АКШның элеккеге дәүләт секретаре Хиллари Клинтон да Путинны Гитлерга тиңләп маташкан иде.
Россиянең Украина хәлләренә карашын үзләренчә бәян итеп, чит илләр безнең ил түрәләренә санкцияләр кертү эшчәнлеген дә дәвам итә. Кичә Австралия тыюларның киңәйтелгән исемлеген тәкъдим итте. Аңа 38 россияле белән украиналы һәм 11 оешма кергән, тик аларның исемнәре белән атамалары әлегә хәбәр ителми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading