16+

Кемгә пиар, кемгә сугыш

Соңгы арада дөнья җәмәгатьчелеге Кипр хәлләре, олигарх Березовскийның үлеме турында сөйләп мәш килгәндә, башка тарафларга игътибар бераз кими төште бугай. Үзенә игътибар җитми башлаганын Төньяк Корея да сизде, ахры, яңа ил башлыгы Ким Чен Ын әледән-әле үзенә пиар ясап тора. Уйлап карасаң, дөньяны шаулаткан башка хәлләр белән чагыштырганда, беренче чиратта...

Кемгә пиар, кемгә сугыш

Соңгы арада дөнья җәмәгатьчелеге Кипр хәлләре, олигарх Березовскийның үлеме турында сөйләп мәш килгәндә, башка тарафларга игътибар бераз кими төште бугай. Үзенә игътибар җитми башлаганын Төньяк Корея да сизде, ахры, яңа ил башлыгы Ким Чен Ын әледән-әле үзенә пиар ясап тора. Уйлап карасаң, дөньяны шаулаткан башка хәлләр белән чагыштырганда, беренче чиратта...

АКШның атом-төш шантажына КНДР җавабы
Узган атнада Төньяк Кореяның лидеры Ким Чен Ын стратегик ракета гаскәрләренең АКШ һәм Көньяк Кореяның хәрби базаларына һөҗүм итү планын раслады. Каршы көчләр тарафыннан провокация адымнары булган очракта, КНДР әлеге планны тормышка ашырачак дип ышандыра. «Без АКШның агрессиягә әзерләнгәнен тыныч кына күзәтеп тора алмыйбыз, аның атом-төш шантажына шундый ук җавап бирәчәкбез», - дип белдергән Ким Чен Ын. «Приказ булуга, Кореяның халык армиясе сугышчылары дошманның базаларын бер селтәнүдә көлгә әйләндерәчәк, АКШ белән исәп-хисап ясар вакыт җитте», - дип өстәгән Төньяк Кореяның Дәүләт оборонасы комитеты рәисе.
ЦТАК рәсми мәгълүмат агентлыгы Ким Чен Ын штабында төшерелгән фотосурәтләрне җәмәгатьчелеккә җиткерде. Алардан күренгәнчә, Төньяк Корея Вашингтон, Лос-Анджелес, Техас, Гавай һәм Сан-Диегога ракета һөҗүме ясауны планлаштыра. Соңрак бу фотолар ЦТАК сайтыннан юкка чыкты.
Кайбер сәясәт белгечләре, сугыш булмаячак, Төньяк Корея үзе үк бу сугышны булдырмау ягында, киресенчә булганда, бу ил җир йөзеннән юкка чыгачак, дип ышандыра. Икътисад фәннәре докторы, Кореяны өйрәнү үзәгенең тикшеренүләр программалары директоры Г.Толорая фикеренчә, Ким Чен Ын бары тик шул рәвешле үзенә сәяси пиар гына ясарга маташа. Яшь лидер көндәшләренә үзенең җитди, тәвәккәл икәнлеген санкцияләр белән куркытып түгел, ә бары тик яхшылык белән генә килешеп булачагын күрсәтергә тырыша. «Корея ярымутравындагы сугыш һәлакәткә китерәчәк, башка илләр аны булдырмас өчен, барысын да эшләячәк», - ди белгеч.
РФАның Көнчыгышы өйрәнү интитутының Монголия һәм Корея бүлеге җитәкчесе А.Воронцов әйтүенчә, әлегә телдән сәяси куркытулар бара, аларны туры мәгънәсендә кабул итәргә кирәкми, әмма мондый сәяси белдерүләр ясарга тулы җирлек бар һәм киләчәктә ул ныграк кабынып китәргә мөмкин.
Ике күрше - ике туган, тик максатлар уртак түгел
Төньяк Кореяны бөтен дөньяга куркыныч янаучы буларак күрсәтергә маташалар, АКШ шул ук вакытта утка май сибеп торуын дәвам итә. АКШның самолетлары Көньяк Корея территориясендә өйрәнүләр үткәргәннән соң, Ким Чен Ын бу илгә һөҗүм итү планын раслый. Пхеньян әлеге өйрәнүләрне провокация дип кабул итә. Ике як та провокацияләргә бирелеп китеп, сугыш утын кабызып җибәрергә бары тик бер очкын гына кирәк. Ахыр чиктә кемнең дә булса түземлеге җитмәскә мөмкин.
Ике күрше - ике туган - көньяк белән төньякка аерылган Кореялар күптән инде бер-берсенең нервларында уйный. Сеул белдергәнчә, КНДРның АКШка һәм аның союздашларына һөҗүм итәргә көче җитмәячәк. Төньяк Корея һөҗүм иткән очракта, Көньяк Корея КНДРдагы режимны җир йөзеннән себереп түгәчәге турында белдерә. Төньяк исә ике ил арасында моннан илле ел элек төзелгән үзара һөҗүм итешмәү турындагы килешүдән чыгуын хәбәр итә. Каршы яктан провокация адымы булуга, Ким Чен Ын, Кореяны берләштерү өчен, сугыш башлаячакбыз дип ышандыра. КНДРның Ватанны берләштерү комитеты көньяктагыларның лидерларын тәнкыйтьләп чыкты. «Төньяк Корея башлыгы, халык һәм армиянең бердәмлеген какшатырга һәм илнең халыкара аренада абруен төшерергә маташып, Сеул нык ялгыша», - дип белдерә әлеге оешма. Шулай ук ул: «Көньяктагы сатлыкҗаннар юк ителергә тиешле иң беренче мишень», - дип кисәтү ясаган. Җырда җырланганча, ике күрше арасында төрле хәлләр булгалый, ә биредә ике туган арасында дистә елларгача сузылган, ахыры күренмәгән тарткалашу бара. Кемдер өчен бу файдага, әмма кореялылар өчен түгел...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading