16+

Кибет иске батареялар җыя

Батареясы бетеп туктаган сәгатькә яңа батарея урнаштыра беләбез анысы. Ә менә искесен кая куярга. Чүп чиләгенә ташларга ярамый бит аны. Батареялар һәм аккумуляторларның үз эчләренә аз гына күләмдә дә кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зур зыян сала торган химик элементларны алганлыгын беләбез инде. Җыючы булмау аркасында, чүп түгү урыннарына алар...

Батареясы бетеп туктаган сәгатькә яңа батарея урнаштыра беләбез анысы. Ә менә искесен кая куярга. Чүп чиләгенә ташларга ярамый бит аны. Батареялар һәм аккумуляторларның үз эчләренә аз гына күләмдә дә кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зур зыян сала торган химик элементларны алганлыгын беләбез инде. Җыючы булмау аркасында, чүп түгү урыннарына алар тонналап эләгә. Тиздән бу проблема хәл ителер кебек. Media Markt көнкүреш техникасы һәм электроникасы челтәре халыктан иске батареялар җыячагы турында игълан итә.
Көнкүреш техникасының яраксызга чыккан батареяларын җыеп, алга таба утильләштерүгә нигезләнгән проект 2014 елның гыйнварыннан башланып китәчәк. Көз азакларына таба Мәскәү һәм Петербургтагы Media Markt кибетләренә батареяларны җыяр өчен махсус контейнерлар урнаштырылачак. Ә Казан бу проектка кыш уртасында кушылырга ниятли. Проектка, гомумән алганда, Россиянең 24 шәһәрендәге 50 кибет җәлеп ителә. Контейнерларга көнкүреш техникасы батареяларын, аккумуляторларны (мисалга, кәрәзле телефоннар, ноутбукларның яраксызга чыккан аккумуляторларын, сәгать һәм уенчыкларның батареяларын) китереп салырга була. Тиешле күләмдә җыелгач, аларны, герметик савытларга тутырып, сортларга аеру һәм кабат эшкәртү өчен, Чиләбе заводына җибәрәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading