16+

Кибеткә юллар ябыла

Очы-кырые булмаган май бәйрәмнәрендә бар халык кибеткә, «баш төзәтергә» ашыга. Берничә көн рәттән «тәм­ле су» табын түреннән китми. Бу гаҗәпләнерлек күренеш түгел инде, кайберәүләргә хәмерсез бәйрәмнең яме юк. РФ Дәүләт Думасы карары буенча, 2013 елның кө­зен­­нән спиртлы эчемлекләрне төнлә һәм законсыз сат­кан кибетләргә, интернет сайтларга штраф күләме 300 тапкыр арта....

Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Виктор Звагельский спиртлы эчемлекләр тарату, рекламалау турындагы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Спиртлы эчемлекләрне законсыз рәвештә саткан өчен түләнгән штраф күләме бүген 3 мең сум булса, киләчәктә аны 500 меңнән 1 миллион сумга ка­дәр арттыру карала. Чөнки аз күләмле штраф эшмәкәрләрне куркытмый инде. Звагельскийның бу тәкъдимен Россиянең алкоголь базарын көйләү федераль хезмәте дә хуплады.
Россия алкоголь куллану контроле коалициясе рәисе Дарья Халтурина фикеренчә, штраф күләмен арттыру кичен урамдагы җинаятьчелекне һәм юл-транспорт һә­лакәтләрен киметергә ярдәм итәчәк.
АКШ, Европа һәм Скандинавия илләрендә инде күптәннән эшләп килгән әлеге закон Россиядә 2013 елның көзеннән гамәлгә керер дип көтелә. Бала сөткә ияләшкән күк, шешәгә ябышкан халыкның законга ни дәрәҗәдә буйсынуы шунда күзгә күренер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading