16+

Кичә Казанның Меңьеллык мәйданында 7,5 мең кеше митингка җыелды (ФОТОЛАР)

Россиядә 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы 1612 елның 4 ноябренә барып тоташа. Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүдә поляк һәм швед илбасарларын тар-мар итә.

Патша үлгәннән соң башланган буталчыклыклар шаукымыннан файдаланып, хакимияткә Лжедмитрий кереп урнаша. Минин белән Пожарский 1611 елда ил хакимиятенә килгән полякларга каршы Түбән Новгород шәһәрендә ополчение туплый һәм 1612 елның 4 ноябрендә җиңүгә ирешә. Тарихчы Владимир Манач 2002 елда беренче булып, Кузьма Мининның татар булганлыгы турында язып чыга. Кузьма Мининның христиан динен кабул иткәнчегә кадәрге исеме - Кириша Минибаев (Миннебаев). Ул Түбән Новгородтагы сәүдәгәр Мина Акундинов (Ахундинов) улы.

Казанда 4 ноябрьдә Меңьеллык мәйданында 7,5 мең кеше катнашында Халыклар бердәмлеге көненә багышлап митинг булды. Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин да үзенең чыгышында: "Кузьма Минин - Түбән Новгород татары. Руслар белән татарлар бердәм булып илне саклаганнар. Князь Пожарский һөҗүмгә күтәрелгәндә Казанда ясалган иконаны күтәреп барган", -дип әйтеп үтте. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов республикада төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәүләрен ассызыкладылар, бердәмлеккә чакырдылар.
Митингта барлык партияләрнең дә байраклары бербөтен булып җилфердәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading