16+

Кил әле, ярминкәне күр әле!

Май бәйрәмнәре дәвамында Казан Кремле һәм Иске Татар бистәсе территориясендә шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен Татарстан Республикасының халык сәнгате товарларыннан торган ярминкә эшли.

Иң яхшы осталар ярминкәдә күн мозаикаларыннан, агачтан, киездән эшләнмәләр, шулай ук зәркән эшләнмәләр дә тәкъдим итә. Татарстан һөнәрчеләре тарафыннан шулай ук төрле мастер-класслар үткәрү дә күздә тотыла.
1 майдан бирле гөрләгән ярминкәләр, эш көннәрендә туктап торып, алга таба 9, 10, 11 май көннәрендә Казан Кремлендә («Кол Шәриф» мәчете янында) сәгать 9.00дан 19.00 сәгатькә кадәр, Иске Татар бистәсендә (К.Насыйри урамындагы 10 нчы йорт каршында) сәгать 10.00нан 18.00 сәгатькә кадәр гамәлдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading