16+

Киләчәк буын ягулыгы

АКШта Tesla Motors компаниясе электромобильләр өчен алты Supercharger дип аталган ягулык салу станциясе ачкан. Әлеге станцияләр кояш энергиясеннән «туклана». Model S машиналарына биредә бушлай хезмәт күрсәтеләчәк.

Киләчәк буын ягулыгы

АКШта Tesla Motors компаниясе электромобильләр өчен алты Supercharger дип аталган ягулык салу станциясе ачкан. Әлеге станцияләр кояш энергиясеннән «туклана». Model S машиналарына биредә бушлай хезмәт күрсәтеләчәк.

Бу станцияләрдә электромобильләрне ярты сәгатьтә «тутырып» бирәләр һәм ул 240 чакрым араны үтәргә җитә. Икенче төрле әйткәндә, сәгатенә 60 чакрым тизлек белән барганда, машина 4 сәгать хәрәкәт итә ала.
Дөрес, мондый станцияләр Tesla компаниясендә җитештерелгән Model S седаннарына гына туры килә. Киләсе елдан башлап, биредә Model X кроссоверын чыгара башларга планлаштыралар. Киләчәктә мондый станцияләр АКШның барлык штатларында да булачак. Шулай ук алар киләсе елда Европа һәм Азия илләрендә дә пәйда булыр дип көтелә.
* * *
Киләчәктә сыек һаваны машина ягулыгы сыйфатында кулланып булачак. Британия галимнәре фикеренчә, яңа ягулык электр батареялары һәм водород белән көндәшлек итәчәк.
Уйлап табучы Питер Дирман сыек һава белән эшләүче беренче машинаны ясауда катнашкан. Ул хәзер шул машинада йөри. Аның фикеренчә, сәгатенә 60 чакрым тизлек белән йөрүче бу машинаны тагын да камилләштереп була. Аны әле трассада сынап карамаганнар, бәлки тизлеге артыр, дип уйлый галим. Электромобильләргә караганда, сыек һава белән эшләүче машиналарның бәясе күпкә арзанрак булачак.
Галимнәрнең аңлатуынча, су парларыннан һәм углекислый газдан чистартылган гадәти һава, сыек хәлендә Цельсия буенча 10 градуска хәтле суытканда, энергия эшләп чыгара. Әйләнә-тирәлек тәэсирендә җылынганда, ул газга әйләнә.
Бөекбританиянең көньяк-көнчыгышында инде бер эксперименталь завод та төзелгән. Биредә ясалган сыек һава электр белән тәэмин ителеш проблемаларын чишәргә булыша икән. Мондый «һава станцияләре» 16,1 млрд доллар чамасы экономия китергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading