16+

Киләсе елда социаль нормалар көтә

Россиялеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдәге бурычлары ел ахырына 160 миллиард сумга җитәргә мөмкин.

Киләсе елда социаль нормалар көтә

Россиялеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдәге бурычлары ел ахырына 160 миллиард сумга җитәргә мөмкин.

Тарифлар узган ел - 9,4, ә быелның 1 июленнән 12 процентка артты. Халык чыгымнарының 9 проценты торак-коммуналь түләүләргә китә. Ел ахырына әлеге чыгымнар 10 процентка җитәчәк. ИТАР-ТАСС агентлыгы мәгълүматларына караганда, иң күп бурыч Үзәк федераль округында (34,5 миллиард сум). Идел буе федераль округында бу сан 27,8 миллиард сум.
РФ Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Елена Николаева журналистларга биргән әңгәмәсендә: «Түләүләрне башкару мөмкинлеге булган гражданнарның да түземлек запасы бетте. Түләүләр күләмнәренең арта баруы кулланучыларга җитди авырлык булып төшә», - дигән. Шөкер, халыкның хәлен чамалаучы депутатлар бар икән әле, дип уйлап куясың. Хәер, бер депутатның сүзе белән генә дөнья үзгәрми шул.
Россиядә һәр кеше көн саен, тагын нинди реформа, тагын нинди норма уйлап таптылар икән инде, дип сискәнеп уянадыр, мөгаен. Җылылык энергиясе өчен чагылышлы субсидияләү гамәлдән чыгарылгач, күпме халык социаль учреждениеләрдә, бердәм исәп-хисап үзәкләрендә аптырап йөрде. Киләсе елның 1 гыйнварыннан электр энергиясенә нормалар кертү ниятләнелгән иде. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, торак-коммуналь куллануларның социаль нормалары 2014 елның урталарыннан гына ил күләмендә гамәлгә куелачак, дип белдерде. Аңа кадәр аерым категория гражданнарга «дифференциация» һәм «префенция» үткәрергә, ягъни ташламаларны көйләштерергә-исәпләштерергә җыеналар. Премьер-министр Дмитрий Медведев төрле төбәкләргә яраклаштырылган, тәгаенләнгән нормалар билгеләү зарурлыгын искәртте.
Шәһәр башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның 6 сентябренә казанлыларның, электрдан файдаланганы өчен, «Казэнерго»га - 91 миллион сумнан артык, ә җылылык кулланганы өчен, «Таттеплосбыт»ка 192 миллион сум бурычы җыелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading