16+

Кинога хәзер журналистлар төшә

Мәскәү талантларны һәрвакыт төбәкләрдән эзләде һәм эзли. Нинди генә өлкә, нинди генә жанр булмасын - ул башта эреле-ваклы шәһәрләр тәҗрибәсен күзәтә, андагы талантларны соңрак үзенә тарта. 2007 елда Мәскәүгә, «Беренче канал»га эшкә киткән Максим Шәрәфетдинов әнә «Вышка» тапшыруындагы җиңүе белән сөендерде, «Эфир» телеканалында биш ел буе «Город» тапшыруы корреспонденты булып...

Бу юлы да «югалту»ны «Эфир» каналы кичерә. Биш елдан артык шул ук «Город» тапшыруында хезмәт куйган, күпләр күңеленә хуш килгән «Сокровища О.К.» фильмында төшкән журналист Эльвира Ибраһимова да Мәскәүгә китеп барган. Баксаң, «Сокровища О.К.» фильмына югары бәя биргән продюсерлар Эльвирага күп кенә тәкъдимнәр белән чыккан икән. Араларыннан Эльвира күңеленә хуш килердәе дә табылган. Кыз, эшләгән җиреннән 4 айлык ял сорап, Мәскәүгә китеп барган. Әлегә сер пәрдәсен ачарга ярамый икән - Эльвира бары бик кызыклы кыска метражлы фильмда уйнавы турында гына әйтә ала.
«Без «Эфир»га Шамил Садыйков белән бер вакытта килгән идек, - ди Эльвира биргән бер интервьюсында. - Шулай килеп чыкты, икебез бер вакытта киттек тә. Шамилне Чаллы шәһәренең җирле «Эфир» каналына җитәкче итеп билгеләделәр, мин исә Мәскәү тәкъдимен кабул иттем. Дөрес, мин үземне тулаем башкалага күчеп киттем, дип исәпләмим. Актер гомере ул бик кызык, кайчак бик кыска гомер - иртәгә ни буласын беркем белми. Мин дә үземнең кабаттан Казанга кайтып, «Эфир»да эшләячәгемне искәрмәгә кертмим». Эльвираның ире - төзелеш өлкәсендә үз эше булган Тимур Курамшин да, хатынының әлеге тармакка кереп китүенә каршы булмавын белдереп: «Мин аның янып торган күзләрен күргәннән соң, яки мин, яки эшең, дип әйтә алмыйм. Эшләсен, әмма үзем әлегә Казаннан күчеп китү турында уйламыйм - монда инде тотрыклы эшем бар», - дигән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading