16+

Кире «кәҗә бәтие»

«Зинһар, чык инде», - дия-дия, кат-кат ялынып карасам да, чыкмый бит, әй! Менә, мин әйтәм, киребеткән - мин монда эшкә соңга калам, аның киреләнүе киреләнү.

Кире «кәҗә бәтие»

«Зинһар, чык инде», - дия-дия, кат-кат ялынып карасам да, чыкмый бит, әй! Менә, мин әйтәм, киребеткән - мин монда эшкә соңга калам, аның киреләнүе киреләнү.


Инде машинаны җылыттым, бала арткы утыргычта бакчага барырга әзерләнгән, ә бу - кечкенә йомгак керә дә утыра машина астына. Каян килеп чыккан песи баласы диген - җете янып торган зур матур яшел күзләрен миңа төбәгән дә (усал да түгел бит үзе!) үз хакын яклый берәү. Кулыма алып, сыйпый-сыйпый читкә җибәрергә тырышам, кулдан төшә дә кабат - шалт машина астына! «Соң, алайса, киттек әйдә бергәләп», - дип, машина ишеген ачтым - керми кирлемән. Ярар, синең аркада соңладым, диярмен, ышанырлар, мин әйтәм...
Баланы, аптырап, машинадан төшерергә туры килде. Кечкенә көрәге белән җиргә ягылып бетәргә дә өлгермәгән туфрак катыш карны актарып, инде шактый пычранырга да җитеште анысы. Мин, чүгәләп, песи белән аралашам: «Ник чыкмыйсың, әйт әле, ә? Машина астында да, монда да салкын инде, анда да, монда да бер үк җир...» Текәлеп карап тора бу күзгә, ә дә түгел, җә дә түгел - әмма чыкмый.
Безнең машинага чыгып утырганга да 20 минутлап вакыт узды. Мәрьямнең иртәнге салкында уйный-уйный бит очлары алсуланды, сөенечнең чик-чамасы юк: «Без бүген бакчага бармыйбыз, әнием! Урра! Бүген урамда гына уйныйбыз, әйеме?» - ди.
Бәтәч, берзаман теге яшел күзле киребеткән яшен тизлеге белән машина астыннан чыкты да юк та булды. Әй, рәхмәт инде, әле ярты көн дә узарга өлгермәгән иде бит... Аллага шөкер, дип, газ педаленә бастым. Башта баланы бакчага илттем, аннан - эш тарафына. Йөз метр да узмаганмындыр, зур йөк машинасы белән бәрелешкән ике җиңел машина катнашындагы авариягә тап булдым... Бер машинаның алдагы өлеше металл кисәгенә әверелгән. Кемгә зыян килгәндер, билгесез.
Узып киткәндә өстән бер чиләк кайнар су койдылармыни! Песикәем, син безне сакладыңмыни? Безне шуңа җибәрмәвең булганмы икән? Син шул рәвешле безгә хәбәр бирергә теләдеңме?!.
...Миңа төбәлгән яшел күзләрне озак вакыт оныта алмыйча йөрдем. Үзем рәхмәт укыйм, үзем шаккатам. Күпме генә эзләсәм дә, башка таба алмадым мин ул җылы йомгакны ишегалдында. Әмма хәзер дә, утырган саен, башта машина астына күз ташлыйм үзе...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading