16+

Кире кайткан акча кесәне тишми

Балалар бакчалары өчен субсидияне ничек алырга

Кире кайткан акча кесәне тишми

Балалар бакчалары өчен субсидияне ничек алырга

Балалар бакчасы белән бәйләнгәннәр, ягъни балаларын анда йөртүче әти-әниләрнең кабат документлар җыяр чаклары килеп җитте. Хөкүмәт бирәм дип торган өстәмә компенсациягә өметләнә алучыларына, билгеле.
Ел башыннан балалар бакчаларына бәяләрнең шактый гына артуы күпләрне борчуга салган иде, хәтерләсәгез. Бу хәлгә борчылучылар рәтенә үзем дә эләктем. Иремнең сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгы булганлыктан, башкалар тулы бәя түләгәндә ярты сумманы гына түләп, әле шул яртылаш түләгән суммадан да (ул 600 сум иде) гаиләдән балалар бакчасына йөрүче беренче бала өчен кире кайтарыла торган 20 процентны алып, рәхәтләнеп яшәгән кеше бит мин. Ел башыннан исә бакчага бәяләрнең артуы гына түгел, безгә ярты бәя генә түләү хокукы бирә торган таныклыкның да көчен югалтуы билгеле булды. Димәк, кеше рәтеннән, тулы бәяне түлисе була. Һәр кеше башына кереме 20 меңнән артмаган гаиләләргә өстәмә компенсация түләнәчәге турында билгеле булгач, халык бераз тынычланды үзе. Шул исәптән мин дә. Өстәмә компенсацияне алыр өчен өч кешелек гаиләбезгә керем 60 меңнән артырга тиеш түгел, шулай булгач, ул безгә рәхәтләнеп чыга икән дидек тә, балалар бакчасына тиешле документларны җыеп илтеп тә бирдек.
Менә шушы документларны ноябрь-декабрь айларында беренче тапкыр җыйганда күпләр үз районнарының социаль яклау органнарына, кайберәүләр балалары йөри торган бакчага, тәрбиячеләргә илтеп тапшырганнар иде. Хәзер аларны кабат җыеп тапшырыр вакыт җитте. Июльдән сентябрь аена кадәр башкарыла бу эш. Ник дигәндә, ата-аналарның кайберләрен июльгә, кайберләрен августка яки сентябрьгә чакырганнар. Бу исә аларның документларны беренче тапкыр кайчан җыеп тапшыруларыннан тора. Бу юлы эш җиңелрәк: эштән сорап, тиешле документларны күтәреп социаль яклау органнарына барасы, анда чират торып азапланасы түгел, бала белән бергә бакчага гына илтәсе. Әти-әниләргә уңайлы булсын өчен социаль яклау органнары хезмәткәрләре бакчаларда «мобиль офислар» булдырганнар. «Офис»ларның сезнең бакчага кайчан киләселәрен тәрбиячеләрдән сорагыз.
Безгә исә дәүләт бакча өчен түләгән акчаның якынча 700 сум тирәсен кире кайтарып бара. Бу сумма гаиләнең кеременә бәйле. Аны дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталының «Уход за ребенком» бүлегендә исәпләтергә яки махсус формула буенча үзең исәпләп чыгарырга да була.
Федераль бюджеттан бирелә торган айлык компенсация (бусы баласы бакчага йөргән һәр кешегә бар һәм керем күпме булганга карамый) гаиләдәге яше өчтән арткан һәм бакчага тулы көн йөри торган беренче балага - 228,8 сум, икенче балага - 572 сум, өченче һәм аннан соңгы балаларга - 800,8 сум күләмендә билгеләнгән. Өч яшькә җитмәгән һәм бакчага тулы көн йөрми торган балалар өчен суммалар башка, аларны социаль яклау органнарыннан белешергә була.
Бакча өчен түләүнең ата-анадан алына торган максималь өлеше исә менә мондый махсус таблица ярдәмендә билгеләнә










Өстәмә компенсация түләү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә телефоны: 294-95-08


КОМПЕНСАЦИЯНЕ ИСӘПЛӘҮ ФОРМУЛАСЫ
ӨК = Ф x (100%-МӨ) - К
ӨК - өстәмә компенсация
Ф - ата-ана ай саен түли торган сумма
МӨ - бакча өчен түләүнең ата-анадан алынаторган максималь өлеше
К - федераль бюджеттан бирелә торган айлык компенсация
Мисалга, без бакчага 2200 сум түлибез ди. Гаиләдә бер бала һәм керем кеше башына 10 мең сумнан кимрәк. Формула буенча исәплибез: 2200x(100%-60%)-228,8=651,2 Менә шушы 651,2 безнең компенсация була инде. Бу сумма алты ай дәвамында әти яки әни исеменә ачылган карточкага кайтып торачак. Чыккан акчага караганда, кергәне яхшырак, ярап куя.

СОРАШТЫРУ
Гөлия МӘРДАНОВА, ике бала әнисе, Казан:
- Бу бер балалы кешеләр өчен бик файдалы, ике-өч балалылар өчен әллә ни файдалы түгел. Бакчадагы хатыннар белән чутлап чыгаргач, шундый нәтиҗәгә килдек без. Ике компенсацияне бергә кушкач, 750 сумнар тирәсе кире кайта минем акча. Бирәләр бит әле, бирмәсәләр дә бернишләтә алмас идең. Нәрсә булса да, балалар бакчасы бик кирәк инде ул. Акча кире кайтса да, кайтмаса да, балаңны йөртәсең инде анысы. Әле дә хөкүмәтебез әйбәт, хәлне аңлый.
Динар САФИН, бер бала әтисе, Казан:
- Моңарчы алган юк иде, хәзер хатын документлар туплап йөри . Компенсация кирәк инде, түләве артып тора бит. Акчаның аз-азлап булса да кереп торуы яклы мин, сумнар тиеннәрдән җыела ул.
Ләйсән МӨХӘММӘТҖАНОВА, бер бала әнисе, Түбән Кама:
- Документлар җыеп тапшырасы бар, һич вакыт тими әле шуңа. Исәпләп чыгардым, безгә чыгарга тиеш ул. Күпме булса да, җыелып барсын шунда карточкага. Җыелып торган акча кая да ярап куя ул.

ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ
Өстәмә компенсация алу өчен кирәкле документлар
- ата-ананың паспорт күчермәләре;
- гаиләдәге балаларның туу турындагы таныклыклары күчермәләре;
- әти-әнинең эш урыныннан соңгы өч ай өчен керем турындагы белешмәләр;
- балалар бакчасы белән төзелгән килешү күчермәсе;
- федераль бюджеттан бүленгән компенсация күчеп бара торган исәп счеты;
- балалар бакчасына соңгы тапкыр түләү квитанциясе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading