16+

Әкият сөйләп кенә юл чистармый

Министлар Кабинетында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин "Подрядчы оешмалар кышкы чордагы эшчәнлеккә югары әзерлектә", дип белдергән иде.

Әкият сөйләп кенә юл чистармый

Министлар Кабинетында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин "Подрядчы оешмалар кышкы чордагы эшчәнлеккә югары әзерлектә", дип белдергән иде.

Ләкин хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең 18 ноябрьдә үткәрелгән утырышында премьер-министр урынбасары-Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров: "Үзеңә-үзең ялганлап утырасыңмы? Кемгә алдашасың? Президенткамы?" - дип, иптәш Чукинны әйбәт кенә "чукып" алды.

Шамил Гафаров: "Көлкеме? Миңа бер дә көлке түгел", - дип, министр урынбасарына тагын эләктереп, кимчелекләрне бетерергә кушты. Татарстанда юл хуҗалыгы оешмаларының кышкы чордагы эшчәнлеккә әзерлеге әлегә канәгатьләнерлек түгел. Тәтеш белән Питрәчтә әзерлек аеруча түбән.

- Республикада быелның ун аенда юл-транспорт һәлакәтләрендә 412 кешенең гомере өзелде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда йөз кешегә азрак. Тик октябрьдә күрсәткечләр начарланды, ноябрь дә авыр бара, - дип, хәрәкәт иминлеген көчәйтергә чакырды Шамил Гафаров.

Татарстан юлларында октябрь аенда гына да 406 авария килеп чыккан, 58 кеше үлгән, 453е төрле авырлыкта имгәнүләр алган.

- Һәр өченче авариягә юлларның начарлыгы да сәбәпче. Тиешенчә эшләнелмәгән һәм җиһазландырылмаган җәяүлеләр юл кичүләрендә быел инде унбиш кеше һәлак булды, - дип билгеләп үтте үзенең докладында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов. - Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарындагы җәяүлеләр юл кичүләре тиешле нормативларга җавап бирми. Мәсьәләне күтәреп чыкмаганнары өчен районнардагы ЮХИДИ бүлекчәләре хезмәткәрләренә дисциплинар җәза бирелде. Шушы эшләргә турыдан-туры җаваплы районнар башкарма комитетлары, юл хуҗалыгы предприятиеләре читтә калалар.

Юлларның һәвефле участокларына, шулай ук җәяүлеләр юл кичүләре янына ясалма тигезсезлек ("лежащий полицейский") эшләнелергә тиеш. Әмма, Казан, Арча, Балтач, Югары Ослан, Буа, Биектау, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Теләче һәм Чирмешәндә бу таләпләрдән юл билгеләре кадап куеп кына "котылганнар".

- Караңгылык юлларда 53 авария тудырды, әлеге һәлакәтләр 14 кешене югалтуга китерде, 66 кеше имгәнде, - диде Рифкать Миңнеханов.

Урам юлларының караңгылыгы турындагы "кара исемлек"кә Казан, Буа, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән һәм Лаеш керде.

Фото: files.vm.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading