16+

Әкияти бакча үстерим дисәң...

Кайсын карарга да белгән юк: җәй буе чәчәк ата торган куаклар, агачлар, берсеннән-берсе затлы бакча гөлләре... «Казан ярминкәсе»ндә уза торган бакчачылар күргәзмәсендә беренче мәлдә башлар әйләнә.

Әкияти бакча үстерим дисәң...

Кайсын карарга да белгән юк: җәй буе чәчәк ата торган куаклар, агачлар, берсеннән-берсе затлы бакча гөлләре... «Казан ярминкәсе»ндә уза торган бакчачылар күргәзмәсендә беренче мәлдә башлар әйләнә.

«Болар бездә дә шулай матур итеп чәчәккә күмелерме?» - дип сорыйм сатучылардан, агач ботагына эленгән рәсемнәргә ишарәләп. Янымда басып торган ханымның бик гаҗәпләнеп караганын күреп: «Бакчачылыкта берни дә белмим», - дип әйтергә дә ашыгам. Минем кебекләр монда күп түгел. Бирегә килүчеләрнең шактый өлеше - зур стажлы бакчачылар. Һәр үсемлекнең, агачның холкын, сортын белеп сөйләшәләр. Мондый затлы чәчәкләр белән уртак тел табу миннән булмас, һич югы гап-гади бер алмагач карыйм әле, дип, юлымны дәвам итәм. Бакчадагы алма агачларының бөреләре әле бүртеп өлгермәгән, ә монда инде яшел яфрак чыгарган үсентеләр дә саталар. Болары миңа бик ошады, үсәме-юкмы дип торасы юк, әнә яфрагы ямь-яшел. «Әллә каян китерелгән агачларны алма, алар безгә яраклашмый», - дип киңәш бирде танышым телефоннан. Питомниклардан алсаң, кулайрак икән. «Сәүдә итүчеләрнең сертификаты бармы дип сорап тормыйлар монда», - дип зарланды бер питомниктан килгән сатучы. Аның алмагачы 500 сум тора, янәшәдәгесе исә 300 сумга сатканда, әлбәттә, икенчесенә өстенлек бирәсең. «Аның агачлары өч еллык, кызыкмагыз андыйларга», - дип тә өстәгәч, шикләр бөтенләй таралды.
Шуңа да игътибар иттем: халык күбрәк чәчәкләр, экзотик агачлар тирәсендә бөтерелә. Соңгы вакытта өй яннарын берсеннән-берсе затлырак итүдә ярышалар икән булдыклы ирләрнең уңган хатыннары. Бу турыда да сатучылар әйтте. Барысын да сатып ала, тиешле итеп хәстәрли башлагач, әкияти бакчаны булдыру өчен, шактый чыгымнар китә шул. Ясалма сулыклар, фонтаннар, җәйге беседкалар да кирәк. Күргәзмәдә боларның үрнәкләре дә бар иде. Кеше сөйләү бер, үзегез дә барып карарга ашыгыгыз, һич югы, бер карлыган ботагы булса да тотып кайтырсыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading