16+

Көнләшү яратуны аңлатамы?

«Көнли, димәк, ярата...» - бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма гаилә тормышына кереп оялаган көнләшү хисе күп очракта тик ызгыш-талашка, мәхәббәтнең сүрелүенә генә китерә. Кайчак көнләүгә, чынлап та, ир яисә хатынның «сулга йөрүе» сәбәп була, ә икенче очракта бу хис буш җирлектә туа. Психологлар фикере буенча, бик сирәк очракта...

Көнләшү яратуны аңлатамы?

«Көнли, димәк, ярата...» - бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма гаилә тормышына кереп оялаган көнләшү хисе күп очракта тик ызгыш-талашка, мәхәббәтнең сүрелүенә генә китерә. Кайчак көнләүгә, чынлап та, ир яисә хатынның «сулга йөрүе» сәбәп була, ә икенче очракта бу хис буш җирлектә туа. Психологлар фикере буенча, бик сирәк очракта...

«Көнли, димәк, ярата...» - бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма гаилә тормышына кереп оялаган көнләшү хисе күп очракта тик ызгыш-талашка, мәхәббәтнең сүрелүенә генә китерә. Кайчак көнләүгә, чынлап та, ир яисә хатынның «сулга йөрүе» сәбәп була, ә икенче очракта бу хис буш җирлектә туа. Психологлар фикере буенча, бик сирәк очракта гына көнләү яратуга дәлил булып тора. Калган вакытта исә ул - чир, нормаль булмаган күренеш. Ир хатынына бер нигезсез атлаган саен яла ягып тора икән, монда уйланырга нигез бар. Беренче сәбәбе - ир-ат гаиләдә бердәнбер хуҗа булырга тырыша, әмма хатыны моңа ирек бирми. Ир үзен кимсетелгән итеп тоя һәм «беренче булмаганлык»ны хатынында чыгара. Кайвакытта көнләү ир-атның комплексларына бәйле була, ди белгечләр. Әйтик, ир үзенең тышкы кыяфәтеннән яки матди хәленнән канәгать түгел. Ул вакытта аңа үзеннән «матуррак» яки «баерак» теләсә кем көндәш, «мөгез чыгаручы» булып күренә. Акыллы хатын бу очракта ирен бертуктаусыз мактап торырга тиеш. Ирләре көнчел булып та гаиләсен саклап калу турында уйлаучы хатыннарга берничә киңәш:
1. Көнләүгә сәбәп бирмәгез! Һәрчак компромисска килергә тырышыгыз.
2. Сөйләшегез! Хәләлегезгә тик аны гына яратуыгыз, аңардан башка беркем дә кирәкмәгәнлеге хакында әледән-әле кабатлап торыгыз.
3. Көнләүгә игътибар итмәскә өйрәнегез. Иң мөһиме - сезнең хисләрегез.
4. Ирегезгә балык, сыра алып, аны телевизор каршына утыртыгыз һәм футбол турында тапшыру кабызыгыз. Футбол турында уйлап, ирегез көнләвен беразга онытып торачак.
5. Ирегез җаныгызга тисә... күрше бүлмәгә чыгыгыз. Ул сагыначак һәм яныгызга гафу үтенергә киләчәк, чәчәкләр, бүләкләр бирәчәк. Гафу үтенә икән, кәнфитләнмәгез, гафу итегез.
6. Ирегезгә көнләүнең начар гадәт булуын ничек тә йомшаграк итеп төшендерергә тырышыгыз.
Көненә берничә тапкыр: «Син искиткеч яхшы!», «Сине генә яратам!», «Бердәнберем!» - дисәгез, һичшиксез җиңелер ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading