16+

Колсәеттә – карантин

Илгиз бабай ветеринарларны көтә. Казанның Колсәет бистәсендә карантин игълан ителде. Дөрес, бистәдә тулысынча түгел, ә Айнур тыкрыгында. Бу тыкрыкта исә өч йорт. 2 июльдән башлап ике ай дәвамында Айнур тыкрыгыннан терлек­ләр сату, аларны башка җиргә күчерү, йоннарны һәм сәламәт терлек тиресен эшкәртмичә алып чыгу, шулай ук чирле һәм сәламәтлеге шикле...

Колсәеттә – карантин

Илгиз бабай ветеринарларны көтә. Казанның Колсәет бистәсендә карантин игълан ителде. Дөрес, бистәдә тулысынча түгел, ә Айнур тыкрыгында. Бу тыкрыкта исә өч йорт. 2 июльдән башлап ике ай дәвамында Айнур тыкрыгыннан терлек­ләр сату, аларны башка җиргә күчерү, йоннарны һәм сәламәт терлек тиресен эшкәртмичә алып чыгу, шулай ук чирле һәм сәламәтлеге шикле...

Илгиз бабай ветеринарларны көтә.

Казанның Колсәет бистәсендә карантин игълан ителде. Дөрес, бистәдә тулысынча түгел, ә Айнур тыкрыгында. Бу тыкрыкта исә өч йорт.

2 июльдән башлап ике ай дәвамында Айнур тыкрыгыннан терлек­ләр сату, аларны башка җиргә күчерү, йоннарны һәм сәламәт терлек тиресен эшкәртмичә алып чыгу, шулай ук чирле һәм сәламәтлеге шикле булган терлекләрне сую тыела. Чирле терлекләрнең сөтен кулланырга, яшь малларга имезергә ярамый. Сәламәт терлекләрнең сөтен кулланыр алдыннан кайнатырга кирәк.
Карантин сәбәпчесе - авыру мәче.
- Айнур тыкрыгындагы шәхси йортта котырган мәче үлгән. Казан шәһәренең ветеринария хезмәте белгеч­ләре урынга барып, дезинфекция үткәрде, халыкка хәбәр җиткерелде. Колсәет авылындагы 40 эткә һәм 29 мәчегә авыруга каршы вакцина кадалды инде. Хәл ветеринария хезмәте тарафыннан күзәтчелектә тотыла, - диде «Шәһри Казан»га республиканың баш ветеринария идарәсе белгече Ренат Мөфтәхетдинов.
Без барган көнне бистәнең әлеге тыкрыгына илтә торган юлда бернинди ки­сәтү билгеләре юк иде. Шә­һәрдән килүчеләр мондагы хәлләрдән хәбәрдар түгел. Урамдагы әбиләр белә белүен тыю бар икәнлеген. Бистәдәге 8 нче сырхауханә ишегенә дә игълан беркетелгән. Айнур урамындагы йортта яшәүче, исемен әйтергә теләмәгән бер ханым сөйләгәнчә, авыру мәче тик торганда хуҗасына ташланган һәм тырнап алган.
Шунда яшәүче Илгиз абыйның да күңеленә шик-шөбһә кергән.
- Урман эчендә яшибез бит, төлке­ләрдән, тычканнардан әллә нинди чирләр иярергә мөмкин. Табиблар тагын күренсә, үзебезнең эткә дә укол кадатырга булыр, - дип калды ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading