16+

Колумбия егете испанчага өйрәтә

Универсиада вакытында Бразилиядән килгән бер егет Казанда испан телендә сөйләшә белүчеләрнең күп булуы турында әйткән иде. Ул чакта үземнең дә әлеге тел белән кызыксынып, курсларда укып алган чак. Хәер, кызыксыну хәзер дә бетмәде, өйрәнергә вакыт кына чыкмый тора.

Колумбия егете испанчага өйрәтә

Универсиада вакытында Бразилиядән килгән бер егет Казанда испан телендә сөйләшә белүчеләрнең күп булуы турында әйткән иде. Ул чакта үземнең дә әлеге тел белән кызыксынып, курсларда укып алган чак. Хәер, кызыксыну хәзер дә бетмәде, өйрәнергә вакыт кына чыкмый тора.

Кайчандыр экзотик саналган тел, инде актив рәвештә үзләштерелә, аның популярлыгы көннән-көн арта. Кем испан телен шул тел вәкиленнән өйрәнергә теләмәс иде икән? Башкалабызда шундый егет бар. Менә инде ике ел ярым Джулиан Ринта казанлыларга үзенең туган телен өйрәтә.
- Джулиан, нинди җилләр алып килде сине безнең якларга?
- Мин үзем Колумбиядән. Казанга өч ел ярым элек килдем. Аңа кадәр Парижда яшәдем һәм укыдым. Туган илемдә журналист булып эшләдем, радиостанциядә тапшырулар алып бардым. Шуннан соң, Россия грантын отуда көчемне сынап карарга булдым һәм Казан техник университетына самолет төзелеше белгечлеге буенча укырга кердем. Әлбәттә, моңа кадәр мин Парижда да шул белгечлек буенча укыган идем.
- Россия белән Колумбия арасында аерма зурмы?
- Иң зур аерма - бездә кыш юк. Ел буе җылы, тәмле җиләк-җимешләр үсә. Тормышыбыз мул. Монда исә салкын. Күп кенә дусларым, кыш булган якта яши алмас идек, дип әйтәләр. Шулай да миңа монда ошый. Казанда кызлар бик матур. Мәскәү белән чагыштырганда, бәяләр дә арзанрак. Шуңа карамастан, күпчелек халыкның хезмәт хакы түбән, уртача 15 мең сум. Әлбәттә, бу акчага яхшы яшәү мөмкин түгел.
- Казанлыларның читтән килгән кешегә мөнәсәбәтләре нинди?
- Әгәр дә син кеше белән таныш икән, алар белән аралашуы җиңел. Мондагы дусларым ачык йөзле һәм ярдәмчел. Таныш булмаганнар арасында төрле кешеләр очрый. Дорфалары да, сәерсенеп караучылары да юк түгел. Гомумән, сездә үзләре кебек булмаган кешегә көлемсерәп карау бар. Мәсәлән, минем чәчем яшел булмаса да, киселеше башка төрле. Бу инде тирә-юньдәге кешеләрдә сәер караш уята. Яшьләр арасында, аеруча юлларда, кешеләр бик агрессив. Үзебездә дә төрле кешеләр очрый, әмма агрессия азрак.
- Казанны бер сүз белән тасвирла дисәләр?
- Казан - катнашма ул, дияр идем. Кешеләр, мәдәниятләр, яхшы һәм начар, матур һәм ямьсез күренешләр катнашмасы.
- Татар мәдәнияте турында нәрсә әйтә аласың?
- Иң сөендергәне - монда татар телен сакларга, үстерергә тырышалар, шуңа ул яши дә. Татар мәдәнияте исән, чөнки аңа игътибар зур. Үзебезнең Колумбиядә дә милли телләр бар, әмма алар күптән онытылган, барысы да испанча сөйләшә. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: татар кызлары тыңлаучан, гаиләләрендә ир‑ат баш.
- Синең моңа карашың нинди?
- Гаиләдә ир белән хатын хокуклары тигез булырга тиеш дип уйлыйм.
- Кызларыбыз турында тагын нәрсә әйтә аласың?
- Әйтеп үткәнемчә, монда кызлар бик матур, һәм бу минем генә фикерем түгел. Әмма, кызганычка, ир-егетләрнең аларга мөнәсәбәте бик дорфа.
- Үзең дә безнең як кызы белән гаилә корып, монда төпләнеп калырга теләмисеңме? Гомумән, киләчәккә планнарың нинди?
- Бер елдан укуымны тәмамлыйм. Шуннан янәдән Франциягә кайтырга ниятем бар. Үз бәхетемне монда таптым дияргә була, сөйгәнем Башкортстан ягыннан. Инде испанча да әйбәт кенә сөйләшә.
- Аны да үзең белән алып китәсеңме? Ул ризамы соң?
- Әлбәттә. Дөресен генә әйткәндә, Россияне яратсам да, монда каласым килми. Франция яки Германиядә төпләнеп яшәргә ниятлим. Булачак гаиләмә, балаларыма анда һичшиксез яхшырак булачак. Мондагы балаларның балачагы юк диярлек, иртәдән алып кичкә кадәр төрле секцияләргә йөриләр. Моның белән бер дә килешә алмыйм. Гомумән, күп нәрсә минем өчен ят монда.
- Джулиан, русча бик әйбәт беләсең. Тагын нинди телләрдә сөйләшәсең?
- Казанга килгәндә бер сүз дә белми идем. Бер‑ике елда өйрәндем. Испан һәм рус телләреннән башка инглиз һәм француз телләрендә җиңел аралашам.
- Син казанлыларга испан теле өйрәтәсең икән. Йөрүчеләр күпме?
- Испан теле белән кызыксынучылар бар. Араларында Испаниягә барып кайтучылар, латин америкасы биюләре белән кызыксынучылар күп. Франциядә яшәгәндә дә испан телен укыта идем. Монда исә курслар алып баруыма инде ике ел ярым булды. Быел сентябрьдән яңа группалар туплыйм.
- Испан телен өйрәнергә этәрүче биш сәбәп атый аласыңмы?
- Беренчедән, нинди генә чит телне өйрәнсәң дә, ул синең хәтереңне арттыра, яңа дөнья ача. Икенчедән, испан телендә сөйләшүчеләр саны бик күп. Испаниядә генә түгел, барлык Латин Америкасы илләрендә диярлек, хәтта Африканың бер илендә дә бу телдә сөйләшәләр. Өченчедән, испан телен белгән кеше итальян, португал теле кебек тугандаш телләрне дә аңлый алачак. Дүртенчедән, испан теле белән рус теле арасында бераз охшашлык бар, грамматик һәм фонетик яктан инглиз телен үзләштерүгә караганда җайлырак. Һәм бишенчедән, испан теле - гаҗәеп матур яңгырашлы, мелодик тел. Шуның өчен генә булса да аны өйрәнергә киңәш итәр идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading