16+

Коммуналь хуҗалык «бишле»гә омтыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы киңәшмәдә, әлеге тармакның социаль әһәмиятен ассызыклап, эшчәнлекне тагын да яхшырту бурычы йөкләде.

Коммуналь хуҗалык «бишле»гә омтыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы киңәшмәдә, әлеге тармакның социаль әһәмиятен ассызыклап, эшчәнлекне тагын да яхшырту бурычы йөкләде.

Шәһәр җирлегендә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең көнкүреше торак-коммуналь оешмаларга нык бәйле. Казанда халыкка хезмәт күрсәтүнең камилләшә баруы күз алдында. Бу Яңа Савин районындагы «Уңайлы йорт» идарәче компаниясенең 38 нче торактан файдалану идарәсе мисалында да ачык чагыла.
- Безнең карамакта 18 йорт. Узган ел 3 торак йортка капиталь ремонт ясалды, 13 йортка агымдагы төзекләндерү үткәрелде, 12 яңа лифт куелды. Сантехниклар Андрей Калашников, Николай Фадеев, ишегалды җыештыручылар Лидия Чернова, Римма Ершова, Резеда Насретдинова, Григорий Фиофанов, җыештыручы Айсылу Нигъмәтуллина аеруча тырышып эшлиләр. Тракторчы Фәнис Фәйзрахмановның уңганлыгына күз тия күрмәсен. Ул һәркөнне иртәнге сәгать 4тә урам юлларын җыештырырга керешеп өлгергән була инде. Коллективта 65 кеше, һәммәсе дә җаваплылык тоеп эшли. «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев ярдәм дә итә, эленке-салынкы йөрергә дә ирек бирми. Йортларны, подъездларны, ишегалларын төзекләндерү быел да дәвам итәчәк. Кешеләр дә төзекләндерелгән корылмаларга хуҗачыл мөнәсәбәттә булсыннар иде, - диде 38 нче ЖЭУ җитәкчесе Рафис Багауов.
ЖЭУга гозерләре төшеп килгән Надежда Хохлова һәм Равил Габделхәевтән фикерләрен сорадым. Пенсионерлар алар куркып яки ялагайланып тормый, дөресен йөзеңә бәреп әйтә. «Әмирхан урамындагы 2 нче йортта 1986 елдан бирле яшибез. Соңгы елларда коммуналь хезмәт күрсәтү бермә-бер яхшырды. Йортлар, ишегаллары, тротуарлар төзекләндерелә, ял-уен мәйданчыклары ясала. Башкарылган эшләрне күрмәмешкә салышу килешми. Әлбәттә, күңел күзе яхшыдан яхшыны тели инде ул», - дип, канәгатьлек белдерде ветераннар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading