16+

Коммуналь хуҗалык халыкның ачуын чыгара

Республикада торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүдә, торак йортларга капиталь ремонт үткәрүдә зур эшләр башкарыла. Ләкин халыкны канәгатьләндерерлек хезмәт күрсәтүләргә һаман да ирешелми.

Коммуналь хуҗалык халыкның ачуын чыгара

Республикада торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүдә, торак йортларга капиталь ремонт үткәрүдә зур эшләр башкарыла. Ләкин халыкны канәгатьләндерерлек хезмәт күрсәтүләргә һаман да ирешелми.

Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Торак-коммуналь хуҗалык безгә җитди проблемалар тудыра. Хакимият органнарына халыктан шушы өлкәгә караган күпсанлы мөрәҗәгатьләр керә. Аларның саны 40 процентка артты. Төрле яклап субсидияләүне бетергәннән соң, хәл тагын да кискенләште», - диде.
Субсидия мәсьәләсе, дөрестән дә, гади халыкның «баш авыртуына» әверелде. Әйтик, кайберәүләргә гаиләдәге кеше саны зур мәшәкатьләр китереп чыгарган. Кем киткән, кем аерылган дигәндәй. Ә хосусыйлаштырылган фатир документларында алар барыбер гаилә әгъзасы булып санала.
Кызганыч ки, идарәче компанияләрдә үзләрен дорфа, чиктән тыш эре тотучы хезмәткәрләр дә очрый. Президент Рөстәм Миңнеханов та торак-коммуналь структураларның гражданнарның мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдыруларын, кешеләргә тупас мөнәсәбәт күрсәтүләрен кискен тәнкыйтьләде. «Торак-коммуналь хезмәтләр - безнең гражданнарның иң зур чыгымнар өлеше ул, - диде Президент Рөстәм Миңнеханов. - Моңа төкереп карарга ярамый. Моннан тыш, ул - безнең халыкның яшәү мохите. Җылы суның, җылылыкның булуы, чүпләрнең җыештырылуы - болар барысы да халыкның күңел халәтендә чагылыш таба».
«Исәп-хисап килә, ә хезмәт күрсәтүләр юньләп башкарылмый. Тәртип урнаштырырга һәм шушы эшләргә җаваплы кешеләрне аңнарына китерергә кирәк», - дип күрсәтмә бирде Президент.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында (843) 231-15-77 «кайнар элемтә» телефоны гамәлдә.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында «Халык контроле» («Народный контроль») проекты эшли.
Бергәләшеп кыздырырга керешсәк, коммуналь тармактагы кайбер эшлексезләрне «аңнарына» китерербез, шәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading