16+

Конфедерацияләр Кубогы Казанда: Чили җиңде, Татарстан отты

Казан Конфедерацияләр Кубогы кысаларында футбол белән хушлашты. «Казан-Арена» стадионында узган соңгы уенда Португалия белән Чили җыелма командалары көч сынашты. Чили футболчылары ярымфинал матчында пенальти сериясендә Португалия командасыннан өстен чыгып, уен 3:0 исәбе белән төгәлләнде.

Конфедерацияләр Кубогы Казанда: Чили җиңде, Татарстан отты

Казан Конфедерацияләр Кубогы кысаларында футбол белән хушлашты. «Казан-Арена» стадионында узган соңгы уенда Португалия белән Чили җыелма командалары көч сынашты. Чили футболчылары ярымфинал матчында пенальти сериясендә Португалия командасыннан өстен чыгып, уен 3:0 исәбе белән төгәлләнде.

Матчның төп һәм өстәмә билгеләнгән 30 минутында да исәп ачылмый торды - 0:0. Пенальти сериясендә Чили футболчылары Артуро Видаль, Чарлес Арангис һәм Алексис Санчес бер-бер артлы гол кертә алды. Ә менә Португалия футболчылары Рикарду Куарежма, Жоау Моутинью һәм Нани типкән тупларны Чили капкачысы Клаудио Браво капкага үткәрмәде. Клаудио Бравоның матчта иң яхшы уенчы булып танылуы берәүдә дә сорау тудырмады. Шулай итеп, Чили җыелмасы турнирның беренче финалчысы булып танылды. Финал һәм бронза медаль өчен уен 2 июльдә узачак.
Португалия футбол җыелмасы капитаны Криштиану Роналду Конфедерацияләр кубогында өченче урын өчен уенда катнашмаячак. Ул яңа туган балаларын тизрәк күрергә тели, дип яза "Р-Спорт" футболчының Facebook социаль челтәрендәге шәхси битендәге язуга сылтама белән.
Ишеткән булсагыз, гаммәви матбугат чараларында суррогат ананың Криштиану Роналдуга 8 июньдә игезәк балалар табуы хакында хәбәр ителгән иде. Америка Кушма Штатларында туган балаларга Ева һәм Мэтью дип исем кушканнар.
- Ике балам туса да, мин ил җыелмасы өчен җаным һәм тәнем белән хезмәттә идем. Кызганыч, без төп спорт максатына ирешә алмадык. Әмма алга таба Португалия җанатарларын сөендерә алачагыбызга ышанам. Португалия футбол федерециясе президенты һәм тренер минем теләккә каршы килмәде, - дип язган Криштиану Роналду.
Спортчыга Казанда игътибар зур булды. Португалия җыелма командасы урнашкан "Рамада" кунакханәсе янындагы йортка аның сурәтен дә төшергәннәр иде. Роналдудан автографлар алучылар да күп булган. Бушлай игъланнар сайтларында автографларны сата да башлаганнар. Берәү автографлы майканы хәтта 80 мең сумга сата. Аукционда аны 2000-5000 долларга да сатып була, әмма миңа акча бик тиз кирәк, дип язган игълан авторы. Икенче бер игъланга, Роналдуның чыкканын бик озак көтәргә туры килде, шуңа бәясе дә кыйммәт, диелгән.
Казан - спорт шәһәре
Казаныбыз, һәрвакыттагыча, чираттагы дөньякүләм спорт чарасын лаеклы рәвештә уздыра алды. Казан шәһәре халыкара зур чараларга, ул исәптән дөньякүләм спорт ярышларына әзерлек тәҗрибәсенә ия. 2013 елгы җәйге Универсиаданың аягы җиңел булды, 2015 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уңышлы уздырдык. Инде быел илнең дүрт шәһәре белән берлектә Конфедерацияләр Кубогын кабул иттек. Спортчылар үзләре дә, кунаклар да, туристлар да Казаныбыздан канәгать калды. Россия хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия футбол союзы президенты Виталий Мутко сүзләренчә, Казанның Россияне уңайсыз хәлдә калдырганы булмады.
- Соңгы елларда ул Россиянең спорт каласына әверелде. Монда югары дәрәҗәдәге чараларны оештыра, үткәрә беләләр. Моннан чыгып, бар ышаныч һәм җаваплылык Казанга төшә. Конфедерацияләр Кубогының төп уеннарын без Казанга бирдек, - дигән ул.
Конфедерацияләр Кубогының беренче финалчысы - Чили футбол җыелма командасы баш тренеры Хуан Антонио Пицци да журналистларга Казанны ошатуын әйткән.
- Казанда безне бик җылы һәм шат күңел белән каршы алдылар. Монда минем элегрәк тә булганым бар иде, ләкин кышын булырга туры килде. Шуңа да шәһәрнең карлы һәм салкын була алганын беләм. Ничек кенә булмасын, бу шәһәрне кышын да, җәен дә яраттым. Биредә безне колач җәеп һәм чын йөрәктән каршыладылар. Вакытыгыз һәм мөмкинлегегез булса, Казанга килегез - башкаларга әйтер сүзем шул. Казан - иң матур шәһәр, - дигән Хуан Антонио Пицци.
Халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино исә Казанны футбол шәһәре дип атаган.
- Казан - спорт шәһәре, бу безгә билгеле инде. Шунысын да өстәргә кирәк, ул - футбол шәһәре дә. Моннан тыш, Казан һәм Татарстанны дөньяга бай мәдәниятле һәм тарихлы төбәк буларак ачу кирәк. Минем өчен Казан Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятен берләштерүче буларак ачылды. Биредә спорт бәйрәмен бер-берсе белән татулыкта үткәрә, шунда "яши" беләләр. Бу бар дөньяга, футбол дөньясына реклама: Дөнья кубогы вакытында Казанга килергә була, - дип билгеләп үткән Инфантино.
Саннар
Татарстанда 76233 кешегә җанатар паспорты (FAN ID) бирелгән. Шуның 64 меңнән артыгы - Казан кешеләре.
Казанга килүче футбол җанатарлары бер көнгә 10-12 мең сум акча тоткан, бу, гадәти туристлардан аермалы буларак, 25 процентка күбрәк.
Конфедерацияләр Кубогында эшләгән иң өлкән волонтерга - 76, иң яшенә - 14 яшь. Барысы 1260 волонтер җәлеп ителгән. Шулай ук кубок көннәрендә шәһәрдә дә 700 волонтер да хезмәт күрсәткән.
«Казан Арена» стадионында югары төгәллеккә ия 56 камера урнаштырылган булган.
Конфедерацияләр Кубогы алдыннан Казанны бизәү 50 миллион сумга төшкән.
Сүзен - сүзгә
Камил хәзрәт Самигуллин, Татарстан мөфтие:
- Мин үзем дә кечкенә вакытта футболны яраттым. Карарга гына түгел, ә уйнарга да. Изге рамазан ае булганга Конфедерацияләр Кубогы уеннарын карый алмадым. Әмма миңа Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан шалтыратып, нәтиҗәләр белән таныштырып барды.
Ольга Павлова, Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитеты әгъзасы, Россиянең җиңел атлетика буенча атказанган тренеры:
- Конфедерацияләр Кубогы балалар спорты үсешенә уңай йогынты ясый. Күп кенә балаларның, компьютерларны һәм начар гадәтләрне онытып торып, стадионга килү мөмкинлеге булды. Анда алар спорт ярдәмендә нинди үрләргә ирешеп булганлыгын күрәләр.
Феофан, Казан һәм Татарстан митрополиты:
- Биографиям белән таныш булган кешеләр минем футболга турыдан-туры катнашым барын беләләр. Озак еллар буе мин Аргентинада хезмәт күрсәттем. Анда ир балага тугачтын ук, беренче булып туп бирәләр. Әлбәттә, футбол рус уены булып саналмаса да, бик кызыклы һәм тамашалы.
Талия Миңнуллина, Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе:
- Футболга карата битараф идем. Португалия-Мексика матчы мин караган беренче уен булды. Аның турында күбрәк беләсем килде. Һәм, беләсезме, әлеге спорт төрен яратып өлгердем, үзем өчен футболны ачтым. Биредәге рух, уен мохите, тамашачыларның көч бирүе һәм футболчыларның азаккы минутка кадәр җиңү өчен көрәшүен ошаттым.

15 июльдә Россия футбол чемпионаты башлана. Россия футбол премьер-лигасы 2017-2018 елгы чемпионатның беренче сигез туры расписаниесен бастырган. "Рубин" футболчылары беренче уенны 16 июльдә Казанда "Краснодар" командасына каршы уен белән башлый.
«Рубин» командасының уеннар календаре:
1 нче тур. 16 июль (якшәмбе). «Рубин» - «Краснодар» 17:30.
2 нче тур. 22 июль (шимбә). «Зенит» - «Рубин» 17:30.
3 нче тур. 29 июль (шимбә). «Рубин» - «Арсенал» 17:30.
4 нче тур. 6 август (якшәмбе). ЦСКА - «Рубин» 17:30.
5 нче тур. 9 август (чәршәмбе). «Рубин» - «Локомотив» 20:00.
6 нчы тур. 13 август (якшәмбе). «СКА Хабаровск» - «Рубин» 11:00.
7 нче тур. 19 август (шимбә). «Рубин» - «Анжи» 20:00.
8 нче тур. 26 август (шимбә). «Рубин» - «Тосно» 17:30.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading