16+

Кореяда паром һәлакәте

Кичә иртән Көньяк Кореяда Татарстанның «Булгария» теплоходы язмышын кабатлаган су һәлакәте булды. Ике порт арасында кешеләр күчереп йөртүче паром көндезге 12дә (Мәскәү вакыты буенча иртәнге 7дә) тулысынча су астына киткән.

Кореяда паром һәлакәте

Кичә иртән Көньяк Кореяда Татарстанның «Булгария» теплоходы язмышын кабатлаган су һәлакәте булды. Ике порт арасында кешеләр күчереп йөртүче паром көндезге 12дә (Мәскәү вакыты буенча иртәнге 7дә) тулысынча су астына киткән.

920 кеше сыйдырышлы йөзгечнең бату сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Ул башка су транспорты белән бәрелешкән яки су астындагы берәр киртәгә юлыккан, дигән фаразлар алга сөрелә. Паромның бортындагы пассажирларның күпчелеге - студентлар белән мәктәп балалары (300гә якыны) булганы билгеле. Алар иртән уку йортларына ашыкканнар. Балалар белән укытучылар һәм эшләренә юл тотучы башка һөнәр ияләре дә булган.
Паромны коткару операциясендә 40ка якын башка йөзгечләр һәм берничә вертолет катнаша. Коткарылганнар, үлгәннәр һәм хәбәрсез югалганнарның саны һәм хәтта паромда барлыгы күпме кеше булганы да төгәл билгеле түгел. Төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда (санны басмага биргән вакытка), бу иртәдә аның бортында 500гә якын пассажир йөзгән, аларның 3се һәлак булган, 300дән артыгын коткарганнар, калганнарның язмышы билгесез булып кала. Коткаручылар эшенең нәтиҗәләренә бәйле рәвештә, бу саннар сәгать саен диярлек үзгәреп тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading