16+

“Коррупциягә каршы көрәшнең модалы трендка әверелүен телибез”

Иртәгә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне.

“Коррупциягә каршы көрәшнең модалы трендка әверелүен телибез”

Иртәгә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне.

Ришвәтчелек бүгенге көндә иң актуаль темаларның берсе булып тора. Җирле үзидарә органнарында коррупция күренешләрен профилактикалауга багышланган матбугат очрашуында Татарстан Президентының Коррупциягә каршы тору сәясәте идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов хәбәр иткәнчә, республикада ришвәтчелеккә каршы көрәш тулы көченә эшли. Шул ук вакытта ул әлеге мәсьәлә буенча муниципаль дәрәҗәдәге проблемаларның күп булуын да әйтеп үтте.

- Район-авылларда муниципаль хакимиятның халык белән турыдан-туры элемтәсе көчлерәк. Аларга җирлектәге проблемаларны күп хәл итәргә туры килә, - диде ул.
Очрашуга килгән Норлат районы башлыгы Равил Кузюров, коррупциягә каршы көрәшнең модалы трендка әверелүен телибез, дип белдерде.

- Муниципаль хезмәткәрләр һәм җаваплы кешеләр ришвәтчелеккә каршы көрәшүне билгеле бер бурычлары итеп кенә түгел, ә намуслылык, гаделлек үрнәге булу дип тә кабул итсеннәр иде. Шунысын әйтәсе килә: әлеге өлкәдәге хокук бозуларның нигезендә гап-гади белемсезлек ята, - диде ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, аның сүзләрен куәтләп, районнарында муниципаль хезмәткәрләр өчен махсус методик ярдәмлек бастырып таратуларын сөйләде.

- Кайвакыт, ялгыш аңлап, берәү кемгәдер ришвәт бирергә кирәк икән дип аңлый. Ярдәмлектә кеше белән сөйләшкәндә нинди сүз әйтергә ярамаганлыгын аңлаттык. Дөрес аңламаган сүздән ришвәт алырга уенда да булмаган кеше гаепле булып калырга мөмкин, - диде ул.

Районнарында ул коррупциягә каршы көрәштә махсус иҗтимагый советның уңышлы эшләп килүен әйтте.

- Совет әгъзалары арасында төрле һөнәр ияләре бар. Алар айга бер тапкыр очрашып сөйләшәләр. Ата-аналар комитетлары белән балалар бакчаларына, мәктәпләргә баралар. Совет районда оешкан сигез территориаль иҗтимагый үзидарә белән дә эшлиләр. Ни өчен дигәндә, халык күп очракта проблемаларын аларга килеп сөйли. Иҗтимагый үзидарә, үз чиратында, проблема турында советка җиткерә, алар исә безгә, - диде Дмитрий Иванов.

Аның сүзләренчә, коррупциягә каршы алып барылган эш нәтиҗәләре күз алдында: 2012 елда Чистай районында халыкның 30 проценты коррупция күренешләре белән очрашуын әйтсә, быел ул 5 процентны гына тәшкил итә.

Очрашуга нәтиҗә ясап, Алексей Панкратов ришвәтчелеккә каршы көрәшнең системалы булырга тиешлеген, әлеге өлкәдә хәбәрдарлыкның зур роль уйнавын әйтте.

Фото: rus-img2.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading