16+

Кошларны үз канаты астына алган

Казан дәүләт ветеринария академиясе студенты Кай Куклин үз фатирында кошлар өчен тернәкләндерү үзәге ачкан.

Кошларны үз канаты астына алган

Казан дәүләт ветеринария академиясе студенты Кай Куклин үз фатирында кошлар өчен тернәкләндерү үзәге ачкан.

«Полнолуние» үзәгендә (rehabwildcenter) бүген унике кыргый кош тәрбияләнә.
– Ярдәмгә мохтаҗ авыру кошларны урман, парк-скверлардан алып киләләр. Аларны дәвалагач, тиешле авырлыкларын җыйгач, иреккә очырабыз. Кайберләре бер-ике атнада ук хәл ала, кайберләре айдан артык тора. Алар тәмам савыгып беткәч кенә иреккә җибәреләләр. Бөтенләй оча алмаганнарын, гарип булып калганнарын кошларга битараф булмаган кешеләр алып китә. Аларны очраклы кешеләргә бирмибез дә, сатмыйбыз да, – дип сөйли Кай Куклин.

Бауман урамында фотога төшерү өчен тотыла торган ябалакны күргәч аңарда кошлар өчен тернәкләндерү үзәген ачу идеясе туа. Мондый төрдәге фотобизнес белән без көрәшәбез һәм көрәшәчәкбез дә, хәтта бер кеше бу бизнесын туктатты да, ди Кай.

Ябалак, лачын, карчыга, чыпчык, песнәк, сыерчык, ярканат, кирәк икән үрдәк, куяннарны да кабул итә әлеге үзәк. Күгәрчен, карга, керәшәләрне алмыйлар, чөнки аларны тотарга урын да, азык та күп кирәк икән.

Кошлар өчен тернәкләндерү үзәге Кайның үз акчасына һәм хәйриячелектән кергән акчага эшли.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading