16+

Котыру авыруы тагын баш калкытты

Быел Казанда котыру чиренең беренче очрагы теркәлгән. Сәбәбе - Совет районының Чабакса бистәсендә этләр котырган төлкене ботарлап ташлаган.

Котыру авыруы тагын баш калкытты

Быел Казанда котыру чиренең беренче очрагы теркәлгән. Сәбәбе - Совет районының Чабакса бистәсендә этләр котырган төлкене ботарлап ташлаган.

Караучысыз этләрне тоту буенча хезмәт җитәкчесе Рөстәм Нуруллин бу турыда «Татар-информ»га хәбәр иткән. Котыру авыруының дәвалап булмый торган йогышлы авыру икәнлеген исәпкә алсак, аның никадәр җитди булуы аңлашыла. Бүгенге көндә әлеге инфекция дөньяның 110нан артык илендә күзәтелә. Аны вакытында вакцина кадатып кына җиңеп була. Котыру авыруы барлык җылы канлы хайваннарда, шул исәптән йорт хайваннарында да, хәтта кешеләрдә дә күзәтелә. Ул кешегә хайванның селәгәе аркылы күчә. Котыру чире белән авырган хайван сезне тешләсә, тырнаса, авыру эләктерүегез бәхәссез. Безгә котыру авыруы янамый дип уйлау дөрес түгел. Урам тулы хуҗасыз эт-мәчеләр булуын күреп торабыз. Алар кешегә ташланмас, зыян китермәс дип әйтеп булмый, Алла сакласын! Шуңа күрә, алдан ук сак булырга кирәк. Эт яки мәче, яисә башка хайван кешегә зыян китерсә, нишләргә соң? Моны без ветеринария табибы Эльвира Сәләхетдиновадан сорадык. «Кешене эт яки мәче җәрәхәтләсә, яраны кичекмәстән сабынлап юарга, аннан соң спирт яки йода белән эшкәртергә кирәк. Һәм тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез, котыруга каршы вакцина кадата башлау мөһим. Бары тик шулай эшләгәндә генә, авыру организмга таралмый кала ала, вирус вакытында юк ителә. Ә сезгә зыян салган хайван күзәтү астына алынырга тиеш. Хайванның котыру чире белән авырганы ачыклангач, дәвалау курсының вакытын табиб кына хәл итә ала», - дип аңлатты ул.
- Ә йорт хайванының авыру булуын үзлектән билгеләп буламы?
Хайван авырса, аның үз-үзен тотышында үзгәрешләр күзәтелә башлый. Яраткан җанварыгыз тыңламый, сезгә ташлана, почмакка кереп поса икән яки, киресенчә, артык тыңлаучан булып, хуҗасына гел иркәләнсә, аны яласа һәм селәгәе гел агып торса, шикләнергә нигез бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading