16+

«Кояшлы шәһәр»гә трамвай йөри башлады

Бүген Казан тимер юл вокзалыннан «Кояшлы шәһәр» торак комплексына кадәр 5 нче трамвай маршруты ачыла.

«Кояшлы шәһәр»гә трамвай йөри башлады

Бүген Казан тимер юл вокзалыннан «Кояшлы шәһәр» торак комплексына кадәр 5 нче трамвай маршруты ачыла.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов: «Универсиада электр транспорты үсешенә дә этәргеч бирде. Казанның Зур боҗра юлында трамвай хәрәкәте җибәрү башкалабызны Европа дәрәҗәсенә якынайтачак», - дип әйтеп үтте.
Әлегә гадәти трамвайлар «Казан» тимер юл вокзалы - Киров дамбасы - Лена урамы - Ямашев проспекты - Көньяк трасса - Җиңү проспекты - «Кояшлы шәһәр» маршрутында хәрәкәтләнәчәк. Трамвай 32 тукталышлы 25 километр араны 58 минутта үтәчәк, хәрәкәт 5.00 сәгатьтә башлана һәм 22.00 сәгатьтә тәмамлана. Яңа маршрутта трамвайлар интервалы көндез - 5, ә төнлә 10 минутны тәшкил итәчәк.
- «Кояшлы шәһәр» торак комплексыннан соң, трамвай юлын Борисково бистәсе аша Тукай урамына тоташтыру планлаштырылган. Нәтиҗәдә, боҗра юл барлыкка киләчәк. Киләсе елда аңардан тизйөрешле трамвайлар йөри башлаячак, - диде Әсфән Галәвов.
Мэр Илсур Метшин: мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашып: «Тимер юл вокзалыннан «Кояшлы шәһәр»гә кадәр трамвай хәрәкәте ачылу - зарыгып көтелгән вакыйга. Без бу көнне мөмкин кадәр якынайтырга тырыштык. Казанның Зур боҗра юлы төзелешенә Универсиаданың ярдәме һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге бик зур. Киләсе елда Беларусьтан өч секцияле тизйөрешле 20 трамвай, Санкт-Петербургтан гадәти 10 трамвай сатып алыначак. Казанның Зур боҗра юлында трамвай хәрәкәте җибәрү - транспорт бөкеләренә каршы көрәш чараларының берсе. Иң мөһиме - трамвайлар вакытында йөрсен, маршрутларда мәдәни хезмәт күрсәтелсен», - диде.
Европа шәһәрләрендә трамвай уңайлы транспорт төрләреннән санала. Казанны да трамвайлардан башка күз алдына китерүе кыен. Билет бәясе 12 сум гына торуы да кызыктыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading