16+

Көпә-көндез алдыйлар

15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне. Бу «бәйрәм»нең нәрсә аңлатканын бәла үз башыңа төшмичә аңламыйсың. Дөньяда бу көн 1961 елдан башлап, Россиядә исә 1983 елдан билгеләп үтелә.

Көпә-көндез алдыйлар

15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне. Бу «бәйрәм»нең нәрсә аңлатканын бәла үз башыңа төшмичә аңламыйсың. Дөньяда бу көн 1961 елдан башлап, Россиядә исә 1983 елдан билгеләп үтелә.

2011 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә 20004 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу шикаятьләрнең сиксән проценттан артыгы сәүдә өлкәсендә кулланучыларның, ягъни сатып алучыларның хокуклары бозылуга бәйле. Ә калганнары исә көнкүреш һәм торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләргә карый. Барлык язылган шикаятьләрнең туксан процентка якыны судка кадәр үк инде кулланучылар файдасына хәл ителгән.
Халык еш алдана, соңгы елларда бигрәк тә. Тагын шунысы да бар: күгәргән ипи сатып алып кына түгел, ә банклардан, үзләре дә чамаламыйча, зур процентлы кредит акчаларын алып та. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән брифингта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек җитәкчесе Розалия Арсланова: «Иң еш алдану очраклары - көнкүреш техникасы, кәрәзле телефон, мебель һәм азык-төлек сатып алудан. Азык-төлек дигәндә, сөттән әзерләнгән ризыклар, ит, төрле тәм-томнар, яшь балалар өчен ашамлыклар күз алдында тотыла», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading