16+

«Күп татарлар зур эшмәкәрлеккә сәләтле, аларга нәрсә комачаулаганын гына ачыкларга кирәк» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Күп татарлар зур эшмәкәрлеккә сәләтле, аларга нәрсә комачаулаганын гына ачыкларга кирәк» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында "Корстон" комплексында Татарстанның инновацион җегәре күргәзмәсе оештырылды һәм социаль-икътисадый, сәнәгать объектлары тәкъдим ителде.
Съезд делегатларын Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде.

- Бу съездга әзерләнгәндә, Президентыбыздан оештыру комитеты зур булырга тиеш дип, шулай ук съезд кысаларында үзебезнең милләттәшләргә республиканың потенциалын күрсәтүне, тагын бер тапкыр уртага салып, үзебезнең планнар турында сөйләшергә кирәк дип сорадык. Рөстәм Нургалиевич Указ белән Фәрит Хәйрулловичны оештыру комитеты җитәкчесе итеп куйды. Без, Президент аппараты җитәкчеләре, аның составына кердек. Оештыру эшләрен башлап җибәрү, бер караганда - авыр, икенче караганда, җиңел булды, чөнки без Татарстан күләмендә шундый зур очрашуларны ай саен алып барабыз. Татарстан буенча ай дәвамында узган чараларны карасак, кайбер субъектлар аларны ел буе да уздырып бетерә алмый. Чыннан да, безгә күп киләләр, үзебез дә күп йөрибез. Бөтен булган мөмкинлекләрне, технологияләрне, икътисадны алга этәрү өчен көн-төн эшлибез, - дип белдерде.

Васил Шәйхразиев Татарстанның икътисады һәм сәнәгате буенча күп кенә өлкәләр өчен үрнәк булып торуын да билгеләп узды. Шуннан соң ул делегатларга мөрәҗәгать итеп, Милли Шураның ничек эшләргә тиешлеге турында 7-10 көн эчендә алардан тәкъдимнәр көтүен әйтте.
- Үзебез дә стандартлар төзиячәкбез һәм эшкә керешеп китәбез. Башкарма комитет көндәлек эшләрне алып барачак. Бернинди революция булмаячак. Иң мөһиме - бер-беребезне аңлап, өлкәләр, авыллар, чит илләр буенча үрнәк мисалларны табып, аларны стандартка кертеп, эшне бергә алып барырга кирәк. Безнең Милли Шура өчен иң мөһиме - съездда кабул ителгән карарларны тормышка ашыру. Очрашулар еш булачак, - диде вице-премьер - Милли Шура рәисе.
Васыйл Шәйхразиев чыгышыннан соң республиканың инвестицион, икътисади куатен презентацияләү өчен сүз Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинага бирелде.

- Минем сезгә "хөрмәтле коллегалар", "кадерле дуслар" дип түгел, ә туганнар дип мөрәҗәгать итәсем килә. Без сезне Татарстанда сәламлибез, - дип башлады ул чыгышын. - Татарларның 70 проценты республикадан читтә гомер кичерә. Һәркайсыбызның читкә китүенең үз сәбәпләре бар, әмма бар җирдә дә татарның үз асылы, үзенчәлеге бар, мондый чаралар шул үзенчәлекне ныгытып, безне куәтлерәк итә. Бүген Татарстан бик күп казанышлары белән горурлана ала, - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Талия Миңнуллина.

Ул Татарстанның Россиядә төрле өлкәләрдәге казанышлары республика җитәкчелеге тырышлыгы нәтиҗәсе булуын билгеләп узды.
- Татарстан инвестицион климат буенча бөтен төбәкләр арасында өченче ел рәттән беренче урында тора. Бу инвестицияләр кертү өчен Татарстан иң яхшы урын булуын аңлата. Татарстан бизнесмен һәм эшмәкәрләр үтенечләренә тиз арада реакция күрсәтә белә, бу яктан да ул алда", - дип белдерде Талия Миңнуллина.
Аның әйтүенчә, төп капиталга инвестиция кертүчеләр, нигездә, Төркия, Германия, АКШ, Франция һәм Россия вәкилләре.
- Без инвесторлар буларак татарлар килүен телибез. Татар халкында эшмәкәрлек рухы булуы белән горурланасыбыз килә. Минемчә, күп татарлар зур эшмәкәрлеккә сәләтле, аларга нәрсә комачаулаганын гына ачыкларга кирәк, - диде Талия Миңнуллина.

Моңа мисал итеп ул, Россиядә беренчеләрдән булып Чаллыда хоккей кәшәкәләре җитештерү эшен ачып җибәргән хоккейчы, татар егете Данис Зариповны китерде.
Талия Миңнуллина әйтүенчә, инвестор булган илләрдә, башка илләр белән чагыштырганда, татарлар саны азрак.

- Татар диаспоралары күп булмаган җирләрдән инвестицияләр күбрәк килә. Ике мең татар яшәүче Германиядән, дүрт мең татар яшәүче АКШтан. Үзбәкстанда (318 мең) һәм Казахстанда (280 мең) татар диаспоралары - иң күбе. Әлегә бу илләр безнең эре инвесторлар түгел, аннан проектлар әлегә юк", - дип инвестицион проектларда активрак катнашырга өндәде.
Татарстан икътисады һәм сәнәгате турында делегатларга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе фонды җитәкчесе урынбасары Артур Җамалиев һәм Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев та сөйләде.

Шуннан соң делегатларга "Иннополис" ИТ-паркына, "Казан-Арена" стадионына, "Химград" технополисына экскурсияләр оештырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading