16+

Күпме аңлатсалар да...

Инде күпме язып, аңлату эшләре алып барсак та, радиодан сөйләп, телевизордан күрсәтеп торсалар да, кешеләр алданудан туктамый.

Инде күпме язып, аңлату эшләре алып барсак та, радиодан сөйләп, телевизордан күрсәтеп торсалар да, кешеләр алданудан туктамый.

Хәзер гади генә бер документ булдыру өчен дә әллә нинди түләүле бланклар сатып алырга кирәк. Паспорт белән бәйле эшем туры килеп, миңа да «Азино-2» полиция бүлегенә барырга туры килде. Монда миңа кирәкле бланкларны унбиш минут эчендә 130 сумга эшләп тә бирделәр. Шушы өч кәгазь кисәгенең ни өчен шул бәя торуын гына аңлый алмадым. Ярый, монысы минем эш түгел, полиция бүлегендә күреп-ишетеп өлгергәннәр миңа кызыграк тоелды. Чиратта утырганда ирле-хатынлы икәү килеп керделәр. Хатыны бик дулкынланган, кизү полицейскийга иренең паспорт югалту тарихын сөйли. Эштән кайтканда ирнең сумкасыннан паспортын һәм акча янчыгын урлаганнар икән. Маршрут автобусында халык күп, бу хәлнең ничек булганын ул сизми дә калган. Шуннан болар «Эфир» телеканалына игълан биргәннәр. Янәсе, кем дә кем паспортны таба һәм боларга кайтара - шуңа акчалата бүләк бирәчәкләр. Шалтырату озак көттермәгән. Бер ир-ат үзе белән таныштырган һәм: «Сезнең паспортны юл кырыеннан таптым. Эштән китеп йөри алмыйм, иртәгә мин эшли торган оешмага килегез, шунда бирермен», - дип шалтыраткан. Икенче көнне болар юлга чыккан, оешма янына килеп җитүгә, теге ир-атка шалтыратканнар. Ә теге: «Тиз арада телефоныма ике мең сум акча салыгыз, шунсыз паспортыгызны чыгарып бирмим!» - дигән. Яңадан шалтыратып караганнар, теге трубкасын алмаган. Шуннан тиз генә барып, ике мең сумны телефон номерына салганнар. Кире җыйсалар, теге номер бөтенләй юк дигән хәбәр генә ишеткәннәр. Ә оешмага кереп шалтыратучы ирнең исем-фамилиясен атагач, аның анда эшләмәве ачыкланган. Кыскасы, номер да юк, акча да юк, паспорт та юк... Бу хатын, бик борчылып, әлеге хәлләрне кизү полицейскийга сөйләгәндә ире, бер сүз эндәшмичә, сүз саен баш селкеп кенә торды. Аларга полиция хезмәткәре нәрсә дип җавап биргәндер, ишетеп өлгермәдем, чиратым җитеп, бланклар алырга кереп киттем. Әмма урта яшьләрдәге бу ир-атка һәм хатын-кызга исем-акылым китте. Ни галәмәттер! Гипноз дияр идең, алдакчылар белән күзгә-күз дә очрашмаганнар бит. Әлбәттә, алдап шалтыратучы бәндә бу кешеләрнең паспортын урламаган да, тапмаган да, кеше борчуында үзенә акча гына эшләгән. Тегеләре исә нәрсә эшләгәннәрен аңламый да калганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading