16+

Күрегез безнең Казанны!

Лондонда «World Travel Market» күргәзмәсе эшли. Туристлык өлкәсенә караган әлеге чарада Россиядән Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләре дә катнаша.

Күрегез безнең Казанны!

Лондонда «World Travel Market» күргәзмәсе эшли. Туристлык өлкәсенә караган әлеге чарада Россиядән Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләре дә катнаша.

Шәһәр башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты рәисе Иван Кадошников әйтүенчә, Казан Англиядәге күргәзмәдә инде 4 ел рәттән катнаша. Казан соңгы ике елда Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән берлектә «Өч башкала» проекты кысаларында тәкъдим ителә. «Чит илләрдә Мәскәүне һәм Питерны беләләр. Видеоэкранда күргәч, кешеләр Казанны элегрәк белмәгәнлекләренә гаҗәпсенәләр, бу шәһәргә һичшиксез киләчәкбез, диләр. «Өч башкала» проекты кысаларында берьюлы 3 шәһәрдә дә булу мәҗбүри итеп куелмый, турист маршрутны үзе сайлый», - ди Иван Кадошников.
Туристлык дөньясында Россиягә, шул исәптән Казанга кызыксыну тотрыклы үсә бара. Кайчан гына әле елына 400 мең турист белән канәгатьләнгән булсак, быел Казанга инде 1 миллион 100 мең турист килеп киткән. Максат - туристларны тагын да күбрәк җәлеп итү. Казанның тарихи-мәдәни мирасы, кунакханәләр челтәре моңа мөмкинлек бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading