16+

Көрәк-себерке әзер, Эшләүче кирәк хәзер

Якынлашып килүче кыш аклыгы-сафлыгы белән сөендерсә дә, кирәкмәгән урыннарга өелгән кар көртләре, бозлак юллары белән кәефне төшерә.

Көрәк-себерке әзер, Эшләүче кирәк хәзер

Якынлашып килүче кыш аклыгы-сафлыгы белән сөендерсә дә, кирәкмәгән урыннарга өелгән кар көртләре, бозлак юллары белән кәефне төшерә.

Шәһәрлеләрне әнә шул күңелсезлекләрдән коткару һәм ишегалларын тиешенчә тәртиптә тоту ниятеннән, 46 мең көрәк, себерке, лом һәм кар кыргычлар рәт-рәт булып тезелешеп эшкә керешергә җай көтә. Әмма кулларына шушы коралларны тотып эшкә ыргылырдай кешеләрнең җитмәве генә күңелне борчый. Казан шәһәре башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, шәһәр ишегалларына җыештыручылар җитешми. Бөтен шәһәренә алар күз карасыдай 1706 кеше генә икән лабаса, ким дигәндә тагын 750 җыештыручы кирәк. Кешеләрнең мәзәктәгечә «саф һава директоры» булып эшлисе килмәвенең сәбәбе бер - түбән хезмәт хакы. Аларга бары 9-14 мең сум гына акча түләнә шул.
Казан башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе хәбәр иткәнчә, бу кыенлыкны өлешчә генә булса да чишү ниятеннән, җыештыручыларның хезмәтен акрынлап механизацияләү бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading