16+

Күрше-күлән сугышып үлә

«Күршеләр, күршеләр, Иң якын кешеләр», - дип җырлана җырда. Моның шулай икәне элек-электән билгеле булып, күршеңә вак-төяк әйбер сорап керү дә, аңа ярдәм артыннан мөрәҗәгать итү дә, эштән бушаган чакта гайбәтен сөйләшергә, эч-серләреңне бүлешергә кереп утыру да күпләргә гадәти күренеш булып тоела. Тик һәр нәрсә туктаусыз үзгәреп тора, җылы күршелек...

Күрше-күлән сугышып үлә

«Күршеләр, күршеләр, Иң якын кешеләр», - дип җырлана җырда. Моның шулай икәне элек-электән билгеле булып, күршеңә вак-төяк әйбер сорап керү дә, аңа ярдәм артыннан мөрәҗәгать итү дә, эштән бушаган чакта гайбәтен сөйләшергә, эч-серләреңне бүлешергә кереп утыру да күпләргә гадәти күренеш булып тоела. Тик һәр нәрсә туктаусыз үзгәреп тора, җылы күршелек...

«Күршеләр, күршеләр,
Иң якын кешеләр», -
дип җырлана җырда. Моның шулай икәне элек-электән билгеле булып, күршеңә вак-төяк әйбер сорап керү дә, аңа ярдәм артыннан мөрәҗәгать итү дә, эштән бушаган чакта гайбәтен сөйләшергә, эч-серләреңне бүлешергә кереп утыру да күпләргә гадәти күренеш булып тоела. Тик һәр нәрсә туктаусыз үзгәреп тора, җылы күршелек мөнәсәбәтләренә дә цивилизациянең салкын җилләре кагылмыйча уза алмады.

Күршем минем - дошманым минем
Күршеңә чын күрше булу хәзер авылларда гына сакланып калды бугай инде. Аларда барысы да элеккегечә - кыяфәт өчен генә төзелгән коймалар, ишегалларын тоташтырып торучы ике арадагы ишекләр, койманың бер ягына утыртылганнан соң, үрчеп китеп, икенче якка да үскән һәм уртакка әверелгән кура җиләге куаклары, хәтта күршеңнең усал эте дә, сине танып, өрмичә-ырылдамыйча гына каршылый. «Күршеңнең кем икәнен әйтсәң, үзеңнең кем булуыңны әйтәм», - дигән әйтем авылларда әле дә актуаль.
Бистәләр, кечкенә шәһәрләрдә исә хәлләр, дөрестән дә, нык үзгәрде. Ни аяныч - начар якка. Иңгә-иң терәлеп яшәүче күршеләр хәзерге заманда бик еш иң явыз дошманнарга әвереләләр. Берсенә күрше коймасының чак кына аның җиренә кергәне, дәү йорты таңдагы кояш нурларын каплавы ошамаса, икенчесе койма артындагы әтәчнең кычкыруын, күрше алмагач яфракларының үз ишегалдына коелуын өнәп бетерми. Шушы, беренче карашка гап-гади, зарарсыз «пүчтәк»ләр башта сүзгә килүгә, аннары аралашмый башлауга, соңыннан хәтта судлашып йөрүгә сәбәп була да.
Койма артындагы күршесе белән дошманлашу хәзер ызгыш-талаштан эшкә йодрыкны җигүгә дә, кулга корал алуга да үсеп җитәргә күп сорамый. Әтәчләнүнең берсен хастаханәгә, икенчесен төрмәгә үк китереп җиткерергә мөмкин булганын аңлаган акыллырак, белемлерәк кешеләр исә бәхәсләрен суд аркылы чишәргә тырыша. Кәгазь эше белән йөрисе килмәү сәбәпле, андый очракларда хәзер ММЧларга (массакүләм мәгълүмат чаралары) мөрәҗәгать итү дә модага кереп китте. Берсенә күршесенең төзелмәсе табигать белән хозурланырга комачаулый, юлны каплый, коймасын черетә, икенчесенең ишегалдына күрше мунчаның юынтык суы агып керә, өченчесенең бакчасын күрше малы таптап йөри - азмыни соң мондый мисаллар?! Ул хәлләр ММЧлар аша киң яңгыраш ала, газетадагы язмалар, экраннардагы репортажлар аша барысыннан да хәбәрдар булып торабыз. Аннары, мәгълүматны күреп, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлап, сабак алган, күршеләренә теш кайрап йөргән башка кешеләр дә шул рәвешле эш йөртә башлый.

Һәр ишегалды - аерым дәүләт
Күршеләр сугышлары кайчанга кадәр дәвам итәр икән соң? Үз халкын кайгыртып яшәүче хөкүмәт, күрше булып яшәүчеләр бер-берсен «изеп», «сытып» бетергәнче дип, бу эшкә, ниһаять, нокта куяр өчен, хәзерге көндә гражданлык Кодексына бик тырышып төзәтмәләр кертеп маташа. Бу, асылда, нәрсә бирәчәк? Ике сүз белән әйткәндә, алар гамәлгә керсә, күршеңә тыныч яшәү өчен аз гына да комачау итәргә ярамаячак. Төзәтмәләрдә нечкәлекләренә кадәр һәр нәрсә каралган: күршеңнең бердәнбер керү-чыгу юлын каплау да, төзелмәң белән күршеңнең ишегалдына күләгә ясау да, күршеңнең участогын пычратучы канализация корылмалары эшләү дә, коеңны күршеңнең коесына су килмәслек итеп казу да, башка сукмак була торып, малларыңны күршеңнең җирләре аркылы куып йөртү дә - боларның барысының да тиздән канунлы рәвештә катгый тыелуы ихтимал.
Шулай ук тәкъдим ителгән төзәтмәләрдә бер-береңнең җире аша үтеп йөрүдән башка чара булмаганда нишләргә кирәклекләре дә, күршең белән уртага салып, махсус нәрсә ярау-нәрсә ярамау килешүләре төзү дә аерым пунктлар буларак каралган.
Төзәтмәләр, беренче чиратта, күршеләр арасындагы низаг, ызгыш-талаш, сугышларны туктатуны максат итеп куя. Алар кабул ителеп, бар җирдә дә үтәлә башласа, һәр ишегалды аерым дәүләтчек сыманрак яши башлый булып чыга. Чит илгә барганда виза эшләтү кирәк булган кебек, күршеңнең ишегалдыннан узу өчен дә махсус үткәрү кәгазе ясату зарурлыгын кертү бигрәкләр дә кыргыйларча килеп чыга. Яңа үзгәрешләр талашып туя алмаган күршеләргә дә, ай-һай, ошап бетәрме икән?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading