16+

Көртлекләрдә – «депутат мандаты»

Татарстанда 2 сентябрьдә 17.00 сәгатьтән көзге ау сезоны ачыла. Көзге ау сезоны 15 ноябрьдә тәмамлана.

Көртлекләрдә – «депутат мандаты»

Татарстанда 2 сентябрьдә 17.00 сәгатьтән көзге ау сезоны ачыла. Көзге ау сезоны 15 ноябрьдә тәмамлана.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының тереклек дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең лицензия, дәүләт хисабы, кадастр һәм тереклек дөньясы объектларыннан файдалануны көйләү бүлеге җитәкчесе Ринат Чиспияков: «Республика җирлегендә су, кыр һәм урман кошларына ау рөхсәт», - дип хәбәр итте.

Үткән көзге-кышкы һәм язгы чордагы кебек, бу көздә дә көртлекләрнең «депутат мандаты» гамәлдә, ягъни көртлекне аулау тыела.

- Көртлек бездә күп түгел, ул ара-тирә генә оя кора. Көртлек күбрәк тайга кошы. Хәер, тайга зонасы Татарстаннан башлана башлануын, ләкин бездә көртлекләр өчен уңайлы почмаклар аз, - диде Ринат Чиспияков.

Соры кыр тавыгын ауларга мөмкин, тик аны да кайбер аучылык җирлекләрендә генә. Узган ел кыр куянын аулау шулай ук тыелган иде, быел исә 15 октябрьдән рөхсәт. Мылтыктан уңлы-суллы атып утырасы килгән һәвәскәрләргә сөенечле хәбәр бар. Соры каргаларны атарга була, чикләү юк. Соры каргалар, оялардагы йомыркаларны ашап, киек кошларга зур зыян сала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading