16+

Көтүең зур булса, макталырсың

Яңа еллар узуга, җирле үзидарә хезмәткәрләренең, хуҗалык кенәгәсе тотып, сыер, сарык, тавык һәм каз санап йөргән чорлары тарихка гына кереп калыр, ахрысы. Хәер, бу кенәгәгә карата авыл халкының карашы гел үзгәреп тора. Кайчандыр халык, салымнардан куркып, төгәл терлек санын яздырырга курка иде. Корылык елында сыер башыннан дәүләт казнасыннан ярдәм килә...

Көтүең зур булса, макталырсың

Яңа еллар узуга, җирле үзидарә хезмәткәрләренең, хуҗалык кенәгәсе тотып, сыер, сарык, тавык һәм каз санап йөргән чорлары тарихка гына кереп калыр, ахрысы. Хәер, бу кенәгәгә карата авыл халкының карашы гел үзгәреп тора. Кайчандыр халык, салымнардан куркып, төгәл терлек санын яздырырга курка иде. Корылык елында сыер башыннан дәүләт казнасыннан ярдәм килә...

Яңа еллар узуга, җирле үзидарә хезмәткәрләренең, хуҗалык кенәгәсе тотып, сыер, сарык, тавык һәм каз санап йөргән чорлары тарихка гына кереп калыр, ахрысы. Хәер, бу кенәгәгә карата авыл халкының карашы гел үзгәреп тора. Кайчандыр халык, салымнардан куркып, төгәл терлек санын яздырырга курка иде. Корылык елында сыер башыннан дәүләт казнасыннан ярдәм килә башлагач, рәсми теркәлмәгән сыерлар, «үкенеп», мөгри башладылар. Киләчәктә исә өстенлек үз авыл җирлегендә гаилә фермалары ачкан, шәхси хуҗалыкларда терлекләр санын арттыруга ирешә алган үзидарә башлыкларына биреләчәк. Бу турыда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иң яхшы авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм кооперативлар арасында узган республика конкурсына нәтиҗә ясаганда әйтте. Тантана Игенчеләр сараенда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның кереш сүзе белән башланып китте. «Яз җитү белән котлыйм. Яз матур эшләрнең башы булып тора», - диде ул. Яз җитүен түземсезлек белән көтүчеләр, беренче чиратта, авыл халкыдыр. Бу түземсезлектә кардан арынып килүче кырларга баглаган зур өмет, ел ничек килер икән дигән курку да бар. Бүгенге көндә 976 авыл җирлеге бар, аларда 931 000 кеше яши. Авыл җирлекләре арасында даими үткәрелеп килә торган конкурста җиңүчеләр «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы һәм авыл хуҗалыгы кооперативы» номинацияләрендә билгеләнде. Барлыгы 110 кешегә 30 һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading