16+

Кукмара районында себер түләмәсе тапканнар

Фото: kukmor-rt.ru Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә себер түләмәсе диагнозы белән Кукмара районының Өлге авылы кешесе эләккән. Култык астында шеш барлыкка килгәч, табибка мөрәҗәгать иткән ир күптән түгел генә сыер суйган булган, ә берничә көннән исә үзендә авыру билгеләрен сизә башлаган. Авылда бүген карантин игълан ителгән. Без хәлләрнең ничегрәк торуын белешер...

Кукмара районында себер түләмәсе тапканнар

Фото: kukmor-rt.ru Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә себер түләмәсе диагнозы белән Кукмара районының Өлге авылы кешесе эләккән. Култык астында шеш барлыкка килгәч, табибка мөрәҗәгать иткән ир күптән түгел генә сыер суйган булган, ә берничә көннән исә үзендә авыру билгеләрен сизә башлаган. Авылда бүген карантин игълан ителгән. Без хәлләрнең ничегрәк торуын белешер...

Фото: kukmor-rt.ru

Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә себер түләмәсе диагнозы белән Кукмара районының Өлге авылы кешесе эләккән. Култык астында шеш барлыкка килгәч, табибка мөрәҗәгать иткән ир күптән түгел генә сыер суйган булган, ә берничә көннән исә үзендә авыру билгеләрен сизә башлаган. Авылда бүген карантин игълан ителгән.
Без хәлләрнең ничегрәк торуын белешер өчен, Өлге җирле үзидарә советы рәисе Рәшидә ханым Хәбибуллина белән элемтәгә кердек.
- Чыннан да, әлегә авылыбызның бер кешесендә шундый авыру дигән шик бар, - диде ул. - Суелган мал Пачкучук җирле үзидарәсе территориясеннән алынган булган. Башта сатып алучылар тана бозауны сыер итмәкче булганнар, ләкин аннан суярга уйлаганнар. Мал суярга булышкан, үзебезнең авылда яшәүче 49 яшьлек бер ирдә хәзер себер язвасы, диләр. Һич уйламаган җирдән килеп чыккан хәл инде. Өлгедә 384 кеше яши. Маллар саны да шактый. Мөгезле эре терлек йөздән артык, атлар, сарык‑кәҗә дә байтак. Авылда көтү юк, малны йә арканлыйлар, йә утарда тоталар.
Өлгедә малларга прививканы март аенда ясаган булганнар. Хәзер кабатлап үткәргәннәр.
- Авыл халкы кереп‑чыгып йөри инде, машина тәгәрмәчләрен дизенфекциялиләр, - диде Рәшидә ханым. - Ләкин ниндидер паника, курку юк, эшләп ятабыз. Халыкны җыеп аңлаттык. Районнан да, Казаннан да белгечләр килде. Авыруга дучар булган авылдашыбыз да исән‑сау терелсен иде, дип теләп торабыз инде.
Без Татарстан буенча Россельхознадзорның дәүләт ветеринар күзәтү бүлеге җитәкчесе Евгений Ивановка да мөрәҗәгать иттек.
- Әлегә төгәл генә бер нәрсә дә әйтеп булмый. Анализлар алынды, тикшерү бара, - диде ул.
Тулырак мәгълүмат өчен Баш ветеринария идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кушты. Ачыкланганча, 5 август көнне 23.15 сәгатьтә алынган анализларның нәтиҗәләре ачыкланган. Суелган сыердан тикшерүгә алынган кисәкләр микроскопик, серологик һәм биологик тикшерүләр узган һәм анда себер түләмәсе барлыкка китерә торган бацилла тапканнар. Авыру ир‑атта да шул ук билгеләр табылган.
Авыру барлыкка килгән урында эпизоотолог-эпидемиологик тикшеренүләр үткәргәннәр, карантин буласы җирнең чикләрен билгеләгәннәр. Хәзер инфекция барлыкка килгән урынны эзлиләр. Кукмара район хастаханәсе табиблары йөздән артык кешене тикшергән, башка авыру очраклары табылмаган.

Сүз уңаеннан
Соңгы тапкыр себер түләмәсе Татарстанда 2003 елда теркәлгән. Ул вакытта Яшел Үзән районында йөздән артык кешене табиблар тикшергән.
Себер түләмәсе - хайваннарда һәм кешеләрдә була торган аеруча куркыныч йогышлы авыру. Инфекция чыганагы булып мөгезле эре терлек, сарыклар, атлар, сирәгрәк боланнар, дуңгызлар, кәҗәләр тора. Ул авыру иярткән терлек яисә кеше аркылы күчә. Революциягә кадәр бу төр авыру Себер якларында еш очрау сәбәпле, исеме дә шуннан алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading