16+

«Куркынычсыз киштә» табыйм, дисәң...

Әгәр, китап начар кулларга эләгер, дип борчыласыз икән, аны «куркынычсыз киштә»ләргә куя аласыз. «Куркынычсыз киштә» - китапларны бушка калдырырга һәм алырга мөмкин булган махсус урын. Бауман урамында урнашкан элеккеге «Белка в свитере» кибетендә (хәзер ул Зөя шәһәренә күчкән. - Авт.) шундый урын булган. Аның хезмәткәре Екатерина белдергәнчә, Зөядә андый киштә...

Россиялеләр дә, чит ил вәкилләре дә ярата торган «Сафар-Отель» кунакханәсендә мондый киштәгә урын табылган. Ул керүгә сул якта - диваннар янында тора. Тик бу киштә дә бик популяр түгел икән.
«Китаплар һәм фишкалар» гаилә клубында да «куркынычсыз киштә» бар. Андагылар аны үзләренчә «халык китапханәсе» дип атаган.
Биредәге хезмәткәрнең әйтүенә караганда, монда да халык китапларны сайланып кына ала. Китапларның күпчелеге - урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен. Шул ук вакытта уеннар турында әсбаплар һәм фантастик әсәрләр дә табарга була.
Алда әйтеп узганча, КФУның төп бинасы каршындагы «сковородка» янында серле тартма бар. Монысы да «куркынычсыз киштә»ләрнең берсе. Ул кызык форматта ясалган, хәтта аны кечкенә китап өе дип атарга да була. Тышлыгына «Синең китапханәң» дип тә язылган. Монда матур әдәбият, кул эшләре, БДИга әзерлек буенча китаплар һәм журналлар бар.
«Циферблат» иркен мәйданында да буккроссинг хәрәкәтенә урын табылган. Мондый киштә аларда бер елдан артык хезмәт итә икән инде. Тик, ни кызганыч, шулай ук популярлык казана алмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading