16+

Кушыл син дә, җырлыйк бергә...

Казанда, Җиңү көне уңаеннан, «Җырлаучы Казан» акциясе узачак.

Кушыл син дә, җырлыйк бергә...

Казанда, Җиңү көне уңаеннан, «Җырлаучы Казан» акциясе узачак.

9 май көнне Ирек мәйданында үтәчәк акциядә Казанның музыка мәктәпләре укучылары, студентлар, ветераннар катнашачак. Анда сугыш еллары җырлары яңгырар дип көтелә. Биш мең кеше җәлеп ителәчәк хорга исә теләгән һәр кеше катнаша ала.
Тамашачылар өчен экранда яңгыраячак җырларның текстлары күрсәтелеп барачак. Хор флешмобының баш режиссеры - Дәүләт камера хорының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова. Акция өчен җыр репертуарын сайлаганда ветераннарның тәкъдиме дә искә алынган. Акциягә репетиция 6-8 май көннәренә билгеләнгән.
Сүз уңаеннан, Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган чара сәгать 10.00да Ирек мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре, яшь солдатлар һәм укучыларның хокук саклау отрядлары парады белән башланып китәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading