Тиздән Яңа ел каникулы җитә, алар аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ ун көн булачак. Ялларны ничек күңелле итеп уздырырга була - бүген без шуларга күзәтү ясыйбыз.
Скопировать ссылку
Тиздән Яңа ел каникулы җитә, алар аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ ун көн булачак. Ялларны ничек күңелле итеп уздырырга була - бүген без шуларга күзәтү ясыйбыз.
Авылга - чана шуарга
Соңгы елларда республикада агротуризм популярлаша бара. Әлеге өлкәдә уңышлы гына эшләп килгән Биектау районының Ямаширмә авылы фермеры Габделәхмәт Котдусовка шалтыраттык.
- Без кунакларга кызыклы бик күп чаралар тәкъдим итәбез. Махсус тау ясап куйдык, аннан чана белән шуалар, иң ерак шуучы бәйгесендә җиңүчегә бүләк тә бирәбез. Шугалак бар, әмма тимераякларны үзегезгә алып киләсе була. Балык тотарга да була, күлгә карп белән кәрәкә җибәргән идек. Авыл буйлап чаналарда йөртәчәкбез. Безнең белән Кыш бабай һәм Кар кызы да булачак. Мини-зоопаркыбызда ат, аккош, ишәк, тәвә, каз, әтәч, тавыклар яши. Кафе, кунак йортын да төзеп куйдык. 1 декабрьдән кышкы программа эшли башлады, - диде ул.
Авыл Казаннан кырык чакрым ераклыкта урнашкан. Өч яшькә кадәрге балаларга керү - бушка, 3-18 яшьлекләргә - 150, олыларга - 200 сум. Мәктәптән экскурсиягә килгәндә - 170 сум, бу бәягә коймак белән чәй эчү дә кергән.
Яшел Үзән районының ачык һавадагы этномузее да Яңа ел бәйрәмнәренә туристларны каршы алырга җыена. Казаннан илле чакрым ераклыкта урнашкан музейда шулай ук мини-зоопарк эшли, кунаклар өчен 15 минутлык сценарий төзеп, күңел ачу программасы тәкъдим итмәкчеләр.
- Чанада йөрү, мастер-класслар оештырабыз. Бәясенә килгәндә, керү билеты балаларга - 100, олыларга - 200 сум, - ди музей директоры Дамир Камалетдинов.
Кыш бабайда кунакта
Яңа ел Кыш бабай белән Кар кызыннан башка узмый. Ә алар Арча районының Яңа Кырлай авылында яши. Кыш бабай резиденциясе 5 декабрьдән 25 гыйнварга кадәр эшләячәк. Биредә сезне татар фольклоры һәм татар әкиятләре персонажлары катнашында интерактив уен, Кыш бабайның йокы бүлмәсе белән танышу, Наҗия ападан мастер-класс, Яңа ел бүләге һәм төрелгән грамота көтә.
- Резиденция территориясендә тауда шуарга, атта йөрергә була. Программа рус телендә була, заказ булса, татарча да тәкъдим итәбез, - дип хәбәр иттеләр безгә резиденциядән.
Комментарийлар