16+

Кыш та буран, яз да буран...

Һава торышыннан ниләр көтәргә дә белмәссең хәзер, сәгате-минуты белән үзгәреп тора. Апрель башында әйләнә-тирәне янә ап-ак кар күмеп китәр дип уйламаган идек шул. Күпләр моны табигатьнең 1 апрель шаяруы дип кабул итте, әмма бу шаяру әле сузылыр кебек.

Кыш та буран, яз да буран...

Һава торышыннан ниләр көтәргә дә белмәссең хәзер, сәгате-минуты белән үзгәреп тора. Апрель башында әйләнә-тирәне янә ап-ак кар күмеп китәр дип уйламаган идек шул. Күпләр моны табигатьнең 1 апрель шаяруы дип кабул итте, әмма бу шаяру әле сузылыр кебек.

Карның иң күбе Мәскәүдә яугандыр, мөгаен, монда аның калынлыгы 10 сантиметрга кадәр җиткән. Республикабыз шәһәрләрендә дә икенче яз аеның икенче иртәсе бик үзенчәлекле башланды - инде төзекләндерелә башлаган юлларны янә кардан чистартырга туры килде. Алдагы көннәрдә дә республикабызга зарыгып көткән кояшлы һәм җылы һава торышы килеп җитми әле, ул һаман тотрыксыз булып кала бирә. Бүген дә урыны белән кар, кайбер урыннарда юеш кар явуын фаразлыйлар. Көндез һава температурасы -1, +4 градус булуы көтелә. 4 апрельдә дә, буран ук булмаса да, янә аз гына кар явачак, көндезге якта ул яңгырга әйләнергә дә мөмкин. Төнлә белән термометрлар -4, -9 (аязган вакытта -14) градусны күрсәтсә, көндез -1, +4 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Кайчан җылыта инде, дигән сорау борчыйдыр инде барыгызны да?! Ләкин синоптикларның фаразлары бер дә сөендерми әле, бу атнада да, киләсендә дә һава торышы тотрыксыз һәм салкынча булачак әле, әмма табигатьне белмәссең...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading